Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
| У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
«Йолдызлык» яшьләр эстрада фестивале 03.04.2013

«Йолдызлык» яшьләр эстрада фестивалендә “Мирабель» кызлар бию коллективы лауреат исеменә лаек булды. Без алар белән горурланабыз,киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Республика күләм Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференция 01.04.2013

30-31 март көнне Республика күләм Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә 4 укучы чыгыш ясады. Галимов Галимҗан һәм Хусаинова Ризәлә катнашучы дипломы белән, Марданов Рәзил, Миннебаев Булат мактау граматасына лаек булдылар
-
Яр Чаллы шәһәре IV Республика фәнни-практик конференциясе 29.03.2013

6 нчы класс укучысы Закирова Камилә Яр Чаллы шәһәрендә МАОУ ДОД "Городской дворец творчества детей и молодёжи" үткәргән IV Республика фәнни-практик конференциясендә республика күләм II икенче урынны яулады. Камилә конференциядә югары категорияле математика укытучысы Садикзянова З.З. җитәкчелегендә "Гади саннар" исемле фәнни эше белән чыгыш ясады.
-
9,10, 11 нче классларда профтестирование. 26.03.2013

Бүген мәктәптә 9,10,11 нче сыйныф укучылары өчен профтестирование булды.
-
Республика күләм тарих конференциясе 25.03.2013

24 нче март көнне Хусаинова Ризәлә һәм Галимов Галимҗан Республика күләм тарих конференциясендә I урынга лаек булдылар. Молодцы!
-
Мәктәптә "Нәүрүз" бәйрәме. 21.03.2013

21 нче март көнне мәктәптә традицион язны каршылау бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Бәйрәм вакытында балалар өчен күңелле уеннар, биюләр, төрле ярышлар оештырылды. Бәйрәм ахырында балалар Карга боткасыннан авыз иттеләр.
-
Урман дәресе үткәрелде 20.03.2013

20 март көнне мәктәптә урман дәресе үтте. Дәрестә 65 укучы катнашты. Дәрестә презентация аша урманнарның әһәмияте, анда яшәүче хайваннар, үсемлекләрне саклау турында күп мәгълүмат бирелде.
-
ГПД ларның район семинары 19.03.2013

19 март көнне район күләмендә озынайтылган көн тәрбиячеләре семинары узды. Семинар бик яхшы әзерлек белән үтте.
-
Мәктәп гүзәле - 2013. 19.03.2013

19 март көнне мәктәбебезнең иң уңган, иң гүзәл, иң булган, иң сөйкемле кызлары катнашында “Мәктәп гүзәле-2013” дип исемләнгән бәйге узды. Кызларыбыз үзләренең һәр яктан да сәләтле булуларын күрсәттеләр. “Мәктәп гүзәле-2013” булып – иң нәни гүзәлебез 1 сыйныф укучысы – Шигабетдинова Энҗе сайланды.
-
Яшьүсмерләр белән эшләүинспекторы Ләйсән Газиннуровна белән очрашу 18.03.2013

18 март көнне язгы каникул алдыннан бөтен мәктәп укучылары яшьүсмер белән эшләүче инспектор Ләйсән Газиннуровна инструктаж һәм барлык кагыйдәләр белән таныштырды













