Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
| У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Экологик тәрбия буенча эшчәнлек 24.01.2013

24 нче гыйнвар көнне мәктәптә эколог Хазиев Р. белән очрашу булды. Бу очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, безгә якын заповедникларның истәлекле видеоязмаларын карадылар.
-
“Иҗат чишмәләре” исемле шигырьләр җыентыгы 23.01.2013

“Яшь хәбәрче” түгәрәгендә йөрүче укучыларның “Иҗат чишмәләре” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Монда 4-11 нче сыйныф укучыларының шигырьләре урын алды.
-
Башлангыч класс укытучыларының район семинары 23.01.2013

23 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә башлангыч класс укытучылары семинары булды. Сагдиева Рәмзия Шамилевна 1 сыйныф укучылары белән рәсем дәресеннән ачык дәрес күрсәтте. Дәресләргә килгән кунаклар югары бәя бирделәр.Рәмзия Шамилевнага киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"БУМ" балалар оешмасының лидерлар концерты. 22.01.2013

22 гыйнвар көнне “БУМ” балалар оешмасы лидерлары Ципьядагы реабилитацион үзәккә концерт программасы белән бардылар. Безнең мәктәп лидеры Габдрахманов Тимур да үзенең биюләре белән әби-бабайларыбызны таң калдырды. Киләчәктә дә ул безне үзенең биюләре белән тагын сөендерер дип ышанып калабыз.
-
Төгәл фәннәр декадасы 21.01.2013

21 нче гыйнвардан 30 нчы гыйнварга кадәр бездә төгәл фәннәр декадасы. Математика фәне укытучысы Садикзянова Зөлфия Зайдулловна 1 нче дәрес математика фәненнән 5 сыйныф белән ачык дәрес күрсәтте. Дүшәмбе көне булуга кармастан, 5 сыйныф укучылары бик җитез, тырыш, эшчән булып чыктылар.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

16 нчы гыйнвар көнне 1-11 сыйныфлар өчен "чисталык" дәресләре үткәрелде. бу чарада укучылар белән әңгәмә үткәрелде, видеофильмнар каралды. Чисталык дәресеннән укучылар бик күп мәгълүмәт алдылар, табигатьне . чисталыкны сакларга сүз бирделәр.
-
КФУ сайтында он-лайн тестирование 15.01.2013

15 гыйнвар көнне 11 сыйныф укучылары рус теле буенча он-лайн тестированиясендә катнаштылар. Алда математика буенча тестирование булачак . Уңышлар аларга!!!
-
2013 нче елның беренче уку көне 14.01.2013

14 нче гыйнвар - каникулдан соң беренче уку көне. Ура!!! Сагындырып көткән укулар да башланып китте. Укучылар җиң сызганып III нче чирекне башлап җибәрделәр.
-
Акция "Рәхмәт көне" 11.01.2013

11 гыйнвар көнне үзидарә әгъзалары Бөтендөнья “рәхмәт” көне уңаеннан акция үткәрделәр.Ясле бакча балалалары янына барып төрле рәсемнәр төшерелгән буклетлар өләштеләр. Һәр организациягә кереп “рәхмәт” сүзе язылган открытка өләштеләр. Беркайчан да рәхмәт сүзен җәлләмәгез!!!
-
Зимний лагерь 10.01.2013

Кышкы лагерь уңышлы гына дәвам итә. Яллар вакытында егетләребез көч сынаша. Теннис уены буенча беренчелекне кем алыр икән?













