Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы."
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Кушкетбаш, ул. Центральная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)683-76-26 |
| E-Mail: | chachakkk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушкетбашская начальная школа-детский сад» |
| Руководитель: | Тухфатуллина Каусария Закиевна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 8учащихся и8воспитан/8укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 4учителя и 2 воспит/4укытучы һәм 2тәрбияче. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы." - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Бакчада спорт бәйрәме. 25.01.2019

Бүген бакчада спорт бәйрәме уздырдык. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Күнегүләр бик катлаулы иде. Балалар бик тырыштылар. Ахырдан барыбер дуслык җинде. Молодцы, балалар. Булдырдыгыз!
-
Китаплар дөньясында 21.01.2019 Мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек дәвам итә. "Китаплар дөньясы"нда дип аталган класстан тыш эшчәнлектә укучылар мавыктыргыч китаплар иленә сәяхәт итәләр.

-
Искечә Яңа ел каршылау. 14.01.2019 Бакчада искечә Яңа ел каршыладык. Балалар бик рәхәтләнеп Кыш бабай белән төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.

-
11 гыйнвар - Бөтендөнья тыюлыклар көне. 11 января - Всемирный день заповедников. 11.01.2019

11 нче гыйнвар-Бөтендөнья тыюлыклар көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре үтте. Бу көнне, 1917 нче елда, Рәсәйдә беренче дәүләт Баргузин тыюлыгы оешкан.Хәзерге вакытта Рәсәйдә 110 тыюлык, 46 милли парк исәпләнә. В школе проводился классный час в связи со Всемирным днем заповедников.В этот день, в 1917 году, в России был образован первый государственный заповедник - Баргузинский. Всего в России насчитывается 110 заповедников, 46 национальных парков.
-
Бакчада чыршы бәйрәме! 28.12.2018

Бакчада бик күңелле чыршы бәйрәме булды. Кечкенәләр төркеме балалары Кар кызының туфлиен эзләде, зурлар төркеме балаларына Убырлы карчык комачаулады. Ахырдан бар да әйбәт тәмамланды: туфли дә табылды, Кыш бабай да килде. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнашты.
-
Чыршы әйләнәсендә 27.12.2018 Табигатьнең аклыкка төренгән бер мәлендә мәктәбебездә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәме үтте.Укучылар җир шары буйлап сәяхәт иттеләр. Америка, Африка, Финляндия,Бразилидә булдылар.Бәйрәм күрке Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, җыр-биюләр дәвам итте. Убыр белән Пырдыбану урлап качкан капчык та табылды. Кыш бабай балаларга бүләкләр өләште.

-
Каникуллар башлана. 27.12.2018 Мәктәбебезгә участок инспекторы Волков Владислав Юрьевич килде. Ул балаларга һәм әти-әниләргә Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникул чорына инструктаж үткәрде.

-
2019 нчы елны каршылап. 25.12.2018 Балалар бакчасы Яңа елны каршы алырга әзер.

-
Безнең чыршы иң матуры... 24.12.2018 Укытучы апалар белән бергәләп чыршы бизәдек. Чыршы турында шигырьләр дә сөйләдек. Безнең чыршы иң матуры!

-
Балалар белән чыршы бизәү. 20.12.2018 Кечкенәләр төркеме балалары белән чыршы бизәргә өйрәндек. Алар бик кызыксындылар, апаларына булыштылар.






