Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы."
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Кушкетбаш, ул. Центральная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)683-76-26 |
| E-Mail: | chachakkk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушкетбашская начальная школа-детский сад» |
| Руководитель: | Тухфатуллина Каусария Закиевна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 8учащихся и8воспитан/8укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 4учителя и 2 воспит/4укытучы һәм 2тәрбияче. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы." - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Тынычлык дәресе. 01.09.2018 Мәктәбебездә Тынычлык дәресе үтте. Укучылар "тынычлык" сүзенең мәгънәләрен ачыкладылар. Беслан вакыйгасын искә алдылар. Дәрес ахырында оригами ысулы белән тынычлык символы - күгәрченнәр ясадылар.

-
Бакчада чыгарылыш кичәсе. 30.05.2018 Бүген бакчабызда чыгарылыш кичәсе булды. Без мәктәпкә иң булдыклы балаларны озаттык. Без аларга киләчәктә тырышып укырга, укытучы апаларны тыңларга кирәклеген әйттек, исән-сау булып 1 нче сентябрь көнне, мәктәпкә килүләрен көтеп калабыз.

- Театральная весна 16.05.2018 Театральный коллектив МБОУ «Кушкетбашская НОШ-ДС» Балтасинского района Республики Татарстан(руководители Рахматуллина Г.Х., Гиниятуллина Ф.Ф.)стали ПОБЕДИТЕЛЯМИ в номинации «Лучший спектакль»в рамках межрегионального конкурса детских театральных коллективов «Театральная весна»
-
Спорттагы уңышлар. 11.05.2018

Мәктәбебез укучылары Төхфәтуллин Айназ, Гарифуллин Айзат, Хисамиев Әлфис, Фатихов Азамат, Гарифуллина Рамилә, Нургалиева Гөлгенә ГТО нормаларын уңышлы үтәп, көмеш билгеләргә лаек булдылар.
-
Өлкән буын белән очрашу. 08.05.2018

Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашып сыйныф сәгате үткәрдек. Кунакларыбыз сугыш чорында тылдагы хезмәт, авыр һәм ятимлектә үткән балачаклары турында сөйләделәр. Укучыларга бүгенге тормышның кадерен белергә, тырышып укырга, әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәт итәргә кирәклеген әйттеләр.
-
9 май - Җиңү көне. 07.05.2018

9 май - Җиңү көненә багышланган митингта катнаштык. Тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын тәбрикләдек. Һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.Үлемсез полк акцияседә катнаштык.
-
Язгы өмәдә. 05.05.2018

Бүген мәктәп-бакчада өмә оештырылды. Өмәдә һәркем актив катнашты. Тирә-юнь чистарып калды.
-
Бөек шагыйрь туган көн. 26.04.2018

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Тукайның "Исемдә калганнар" китабы буенча фикер алышу, иҗаты буенча викторина, шигырь конкурсы үткәрелде. Чара Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
-
Логопед белән очрашу. 24.04.2018

Логопед Борханова Л.Р. балалар белән очрашып тикшерү үткәрде, киңәшләрен бирде.
-
Мәктәп-балалар бакчасы коллективының отчет концерты. 22.04.2018

Концерт гайре табигый машина - мәктәп укучылары җитештерүче машинаның эшләве белән башланып китте. Берсеннән- берсе матур чыгышлар тамашачыга йоклап утырырга ирек бирмәде. Концертка солдатлар да, шәрык кызлары да, заман яшьләре дә, урыс егетләре дә килгән иде. Нәни Мәдинәнең Күбәләк белән сөйләшүенә халык биһуш булды. Кеп- кечкенә балаларның чын артистларча җырлап- биеп йөрүләрен бигрәк тә тамашага чыккан әбиләр үз итте. Әбиләр димәктән, быел Шалкан әбиләре дә машинага утырып килгән булып чыкты. Бабайлары да бар икән аларның, анысын быел гына белдек. Алар бибиләрне бик яхшы саклый икән. Чабата киеп үскән буын сәхнәдә чабаталы кызны күргәч, чабатаның хәзер бары тик сәхнә өчен генә хезмәт иткәненә сөенеп утыргандыр. Концертка хәтта Кукмарадан итек сатучылар да килгән иде. Рәхәтләнде кызлар шул итекләр белән биеп.





