Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы."
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Кушкетбаш, ул. Центральная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)683-76-26 |
| E-Mail: | chachakkk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушкетбашская начальная школа-детский сад» |
| Руководитель: | Тухфатуллина Каусария Закиевна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 8учащихся и8воспитан/8укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 4учителя и 2 воспит/4укытучы һәм 2тәрбияче. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы." - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Ярминкә гөрләде. 22.04.2018

Фойеда тулы көченә кечкенә генә ярминкә гөрләде. Әти- әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар көче белән әзерләнгән ярминкә шау итте. Гөбәдия, өчпочмак, кош телләре, чәкчәк, тортлар, кайнатмалар, салатлар барсы да бар иде сатуда. Бәяләре дә чагыштырмача арзан. Халык гөр килеп тәм- том алды. Чөнки концерттан кайткач тәмләп, сәхнә маҗараларын сөйләшеп чәй эчәсе бар бит. Иң тәмле чәй әнә шул вакытта була бит ул.
-
Үсентеләр тәрбиялибез. 19.04.2018

Мәктәбебезнең тәрәзә төпләрендә гөлләр шау чәчәктә утыра, помидор һәм санберри үсентеләре гөрләп үсә. Укучыларыбыз үсентеләрне бик теләп тәрбиялиләр.
-
Конкурста җиңүче. 14.04.2018

Районкүләм осталык дәресләре конкурсында "Башлангыч сыйныф укытучылары арасында иң яхшы осталык дәресе" номинациясендә укытучы Гиниятуллина Фирдания Фәритовна җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Регионара бәйгедә...Межрегиональный конкурс. 13.04.2018 Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган регионара бәйгедә катнаштык.Укучыларыбыз Төхфәтуллин Айназ, Рахматуллина Зилия, Нургалиева Гөлгенә викторина, җыр һәм шигырь конкурсында катнашып 3 нче урынга лаек булдылар.

-
12 апрель-Космонавтика көне. День космонавтики. 12.04.2018 Космонавтика көне уңаеннан классларда сыйныф сәгатьләре үтте.

-
Районкүләм осталык дәресе. 27.03.2018

Районкүләм осталык дәресләре үтте. Безнең мәктәптән укытучы Гыйниятуллина Фирдания Фәритовна "Сыерчыкка-кунакка" дип аталган осталык дәресе белән уңышлы чыгыш ясады.
-
Бакчада ачык дәрес. 22.03.2018

Әти - әниләр өчен бакчада кечкенәләр төркемендә "Теремкәй" дигән ачык эшчәнлек үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар үзләренең белемнәрен күрсәтте. Әти - әниләр эшчәнлектән бик канәгать калдылар.
-
Урман гүзәлен саклыйк! 15.03.2018

"Урман гүзәлен саклыйк" республикакүләм яшь табигатьне саклаучылар конкурсында, экологик агитбригада белән чыгыш ясап, 2 нче урынны алдык. Ура!!!
-
Әни бәйрәме. 07.03.2018 Бүген бакчада әниләр бәйрәме булды. Әниләр белән рәхәтләнеп ярыштык, биедек һәм җырладык. Кичәбез бик күңелле, җанды узды.

-
Бакчада- әтиләр көне! 01.03.2018 Бакчада бик күңелле итеп әтиләр көнең уздырдык.Балаларның чыгышлары, әтиләр белән ярышлар дисеңме. Вакытны бик файдалы уздырдык.






