Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Студентлар белән очрашу. 30.01.2015

30 гыйнвар Субаш авылы мәдәният йортында студентлар белән очрашу булды. Килгән кунаклар студент тормышы турында сөйләде, ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды.
-
1нче сыйныф укучылары музейда. 29.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1нче сыйныф укучылары мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Авыл китапханәсендә кунакта 26.01.2015

Бүген 4нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган материаллар белән таныштылар, яңа кайткан китапларны карадылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 23.01.2015

2015нче елның 21 гыйнвар көнендә мәктәптә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышның беренче өлеше гомуми рәвештә актлар залында булса, ә икенче өлешендә һәрбер сыйныф җитәкчесе әти-әниләр белән аерым әңгәмә корды. 9 сыйныфта басым аеруча "ОГЭ" темасына ясалды.
-
“Яхин укулары” 21.01.2015

Мәктәбебез укытучылары Габитова С. И., Васильева Г. Ф., Антонова Н. Г. “Яхин укулары” I республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр.
14.01.2015
2014-2015 нче уку елы әле генә башланган кебек булса да инде беренче яртыеллыгы узып та китте. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә. 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарында хәйран гына үзгәрешләр дә бар. Бердәм дәүләт имтиханнары апрель, май, июнь айларында үткәреләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел декабрь аенда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан сочинение, ә кайбер мөмкинлекләре чикләнгән балалар изложение яздылар. Сочинениенең (изложениеның) нәтиҗәсе “зачет” һәм “незачет” дип бәяләнде. Сочинение нәтиҗәсе “зачет” булган очракта гына укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелә, әгәр дә “незачет” икән бу очракта укучы февраль аенда, ул вакытта да булмаса, апрель аенда кабат сочинение язарга тиеш була. Бу мәктәпне алдагы елларны бетергән укучыларга да кагыла. Алар мәгариф идарәсенә яки үзләре тәмамлаган мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен һәр кеше дә мәҗбүри сочинение язарга тиеш була. 2015 нче елда кертелә торган үзгәрешләрнең тагын берсе - математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын база һәм профиль дәрәҗәдә тапшыру. Математикадан имтихан ике көндә уздырылачак. Профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнәчәк. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнәчәк. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Быел чыгарылыш сыйныф укучысы математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яки икесенең берсен тапшыра ала. Кабат бирәсе булган очракта укучы имтиханның база дәрәҗәсен генә бирә алачак. Укучы үзе сайлап ала торган фәннәрдән чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, шулай ук, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне алачак. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл биреләчәк. Димәк, язу өлешендә – максималь балл - 80 балл, телдән өлешкә – 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы – 22. Укучы сайлап алу фәннәреннән минималь баллны җыя алмаса, сентябрь аеннан соң кабат бирә ала. Ләкин елга бер тапкыр гына. Быел бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Гариза биргән укучыларның Россия күләмендә бердәм базасы булдырыла. 1 февральдән соң бу базага үзгәрешләр кертеп булмаячак. Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар! Шушы вакытка кадәр өйдә дә, мәктәптә дә уртага салып сөйләшеп, сез керәсе уку йортына нинди имтиханнар кирәк булачагын ачыклап, кирәкле фәннәрне сайлавыгызны көтеп калабыз. Имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшырганда Сезгә уңышлар телибез.
-
Спартакиада 13.01.2015

2014нче елның 10 гыйнвар көнендә Балтач муниципаль районы укытучылары арасында I кышкы спартакиада ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәбебезнең алдынгы спорт сөюче укытучылары да көч сынашты. Елдагыча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Петрова Гөлназ Нурулла кызы спорт белән даими шөгыльләнеп торуын дәлилләп шорт-трек ярышларында I урынга лаек булды.
-
1-4 классларның Яңа 2015 нче елны каршы алу бәйрәме. 27.12.2014
Күзләрдә бәхет елмая,Ә шатлыкка чама юк.Без биибез һәм җырлыйбыз,Бездә бүген Яңа ел!Чыннан да, Карсылу кызын ияртеп, кыш бабабыз да килеп җитте.Үзенең тәмледән - тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады һәм үз итте.
-
5-9 сыйныф укучылары өчен Яна кичэсе оештырылды. 26.12.2014
Ап-ак карларга уралыпСин киләсен Яңа ел!Ак карлардай ак бәхетле,Булсын безнең яңа юл. -
В Казани чествовали талантливую молодежь Республики Татарстан 26.12.2014

25 декабря в Казани состоялась торжественная церемония чествования талантливой молодежи с участием заместителя Премьер-министра Республики Татарстан - министра образования и науки Энгеля Фаттахова. Ученик нашей школы Вафин Булат стал лауреатом премии Президента РФ в номинации «Любительский спорт». А так же наградили Хуснетдинова А.А. за подготовку лауреата премии Президента РФ по поддержке талантливой молодежи в рамках приоритетного национального проекта «Образование».

















