Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Математик марафон 25.12.2014

Математика укытучысы Гарифуллин Расил Габдуллович тарафыннан, 7нче һәм 8нче сыйныф укучылары өчен, “Математик марафон” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара ныклы әзерлекле, яхшы эчтәлекле иде. Сингапурча укыту системасының кайбер структуралары уңышлы кулланылды, укучылар бик актив булдылар, үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар.
-
Гаилә бәйрәме 21.12.2014

20нче декабрь көнне авыл мәдәният йортында “Гаилә бәйрәме” дип аталган кичә булып узды. Әлеге кичәдә авылның актив гаиләләре үзара көч сынашты.
-
Математикадан ачык дәрес 20.12.2014

Математика, физика, информатика атналыклары кысаларында 9нчы сыйныфта математикадан «Мәсьәләләрне икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы ярдәмендә чишү» темасына ачык дәрес күрсәтелде. Дәрес катнашкан укытучылар тарафыннан югары бәяләнде. Укучыларның актив, белемнәре нык булуы күренде.
-
Туризм 19.12.2014

15 декабрьдән башлап туризм түгәрәгенә йорүче укучылар, туризмның кышкы төренә күчтеләр . Алдагы сезонда да укучыларның зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Физика фәненең тормышта киң кулланылышы 18.12.2014

Атналык кысаларында үткән чарада физика фәненең тормышта киң кулланылышы күрсәтелде. Укучылар үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар таптылар. Физика укытучысы Фаязов Әхмәт Фаязович төрле тәҗрибәләр белән укучыларны шаккатырды.
-
Физикадан ачык дәрес. 16.12.2014

Математика, физика, информатика атналыклары кысаларында 8нче сыйныфта физикадан «Электр тогы, электр тогы чыганаклары» темасына ачык дәрес күрсәтелде. Укучыларга дәрес бик ошады. Дәрес әзерлекле иде, үткәрелгән тәҗрибәләр укучыларның белемнәрен ныгытуга файдалы булды.
-
"Билгесез солдат" 15.12.2014

Классларда Билгесез солдат көненә багышлынгын тәрбия сәгатьләре узды.
-
“Творите, что хотите” конкурсы. 15.12.2014

8 нче сыйныф укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә Бөтенроссия “Творите, что хотите” конкурсында катнашып 1урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
ЗАЛИНГ-2014. 15.12.2014

12,13 декабрь көннәрендә, Казан шәһәренең 35нче номерлы мәктәп базасында, Татарстан Республикасы укучылары арасында спортзал шартларында туризм ярышлары булып узды. Балтач муниципаль районы данын яклап алдагы укучылар чыгыш ясады:
1. Вафин Булат.
2. Вафин Ильсур
3. Ильин Дмитрий
4. Иванов Вадим
5. Хабиев Ильшат
6. Хадеев Даниф
7. Габделхаков Риназ
8. Николаева Индира
9. Хөснетдинова Алиса
14-15 яшьлек укучылар арасында шәхси беренчелектә команда I урынга лаек булды.
Шәхси беренчелектә:
1. Хөснетдинова Алиса - 1 урын.
2. Вафин Булат - 2 урын.
Парлап чабу дистанциясында:
1. Вафин Булат һәм Вафин Ильсур - 2 урын.
2. Ильин Дмитрий һәм Хөснетдинова Алиса - 1 урын.
-
Дмитриев Генннадий белән очрашу 15.12.2014

Башлангыч сыйныф укучылары Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Дмитриев Генннадий белән очрашу үткәрделәр. Укучылар аның сөйләвен бик бирелеп тыңладылар, кызыксынган сорауларын бирделәр.

















