Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
24.05.2014
Гөрләп узды мәктәп елларыбыз
Бик тиз җитте аның азагы.
Бүген безнең бәгырьләрне өзә
Кыңгырауның соңгы авазы.
Шалты мәктәбе тагын үзенең 4 укучысына олы тормыш юлына фатихасын бирде. Йөгерү буенча республика һәм Россия күләмендә призлы урыннар яулаган мәктәбебез горурлыгы Садыйков Нияз, район һәм республика буенча үткәрелгән шигырь укучылар бәйгеләрендә призлы урыннар алган чибәр кызыбыз Кашапова Ләйсәнәләр бар алар арасында.
-
Әңгәмә
23.05.2014
"Ватаныбыз язмышы- ышанычлы кулларда" дигән темага 5-10 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде. ОБЖ укытучысы Набиуллин И.С укучыларга, бигрәк тә булачак солдатларга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның зарурлыгы турында бик үтемле чыгыш ясады.
-
Сөйкемле Шүрәле
19.05.2014
"Сөйкемле Шүрәле" исеме астында үткәрелгән Бөтенрәсәй иҗади эшләр бәйгесендә мәктәбебез укучылары актив катнашты, күп эшләр арасыннан иң яхшылары гына бәйгегә тәкъдим ителде. Эшләр Баулы мәгариф бүлеге грамоталарына лаек булды.
-
Наркотикларга каршы көрәштә спортны файдаланабыз 17.05.2014

Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Бозык тормыш рәвеше алып бару- сәламәтлеккә хыянәт итүнең беренче билгесе. Шуны аңлап, мәктәбебездә күптөрле спорт чаралары әледән-әле үткәрелеп тора. 17 майда Кандыз авылында 3 авылның егетләре футбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрде. Егетләребез икенче урынны яулады. Әфарин аларга.
-
Рабочие профессии 15.05.2014

-
Язгы җир эшләре
13.05.2014
"Язның бер көне ел туйдыра" ди татар халык мәкале. Бүген дәресләрдән соң мәктәпнең һәр укучысы мәктәп бакчасына ашыкты. Бүген монда кызу эш барды: кемнәрдер бәрәңге утыртты, кемнәрдер кишер, чөгендер орлыклары сипте, хәтта беренче сыйныф укучылары да эшсез калмады. Чүпләрен утап, суларсибеп торсак, көзгә подвалыбыз кышлык запас белән тулар.
-
Түгәрәк өстәл
12.05.2014
"Түгәрәк өстәл янында сөйләшү" дип аталган 8-9 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелгән эшлекле уенда Баулы районының табигате һәм аңа кешеләрнең карашы турында сүз барды.
-
Чишмә буена сәяхәт
12.05.2014
Авылымның чишмәләре.
Челтерәп агып тора.
Чишмә моңнары тарала.
Тауларга куна- куна.
5-6 нчы сыйныф укучылары белән чишмә буйларына сәяхәт ясадык. Тирә- юнен чистарттык, суларын тирәнәйттек. Ләкин эшлисе эшләр күп икән әле- чишмә башларына агачлар утыртасы, төпләрен казып зурайтасы бар чишмәләрнең- дигән фикергә килделәр укучылар.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы
08.05.2014
Хәтернең бер сүзе- мең алтын!
Хәтер ул бик уйчан,
Хәтер ул бик тыйнак
Хәтергә хыянәт итәргә ярамый.
Халкыбыз быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтте.Авыр сугыш елларының бөтен авырлыгына түзгән халкыбыз. Җиңү өчен көрәш фронтта да, тылда да барган. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Яу кырында башын салган авылдашларыбызны, сугышчоры толларын, сугыш чоры балаларын искә алдык, зурладык бүген.
-
Бәйгегә әзерлек
05.05.2014
Урта сыйныф укучылары "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә катнашырга әзерләнәләр. Уңышлар телибез сезгә!









