Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Язгы өмә 03.05.2014

Бүген мәктәптә беренче язгы өмә узды. Мәктәп территориясен чүп- чардан чистарту белән кечкенә һәм урта сыйныф укучылары шөгыльләнсә, югары сыйныф укучылары тупыл агачларын мутадылар. Яңгырга кадәр территориябез чистарынып калган иде инде. Һәр укучы үзенә тапшырылган эшне энтузиазм белән бик теләп башкарды, шуңа күрә эшнең нәтиҗәсе күз алдында.
-
Тукай һәм музыка 30.04.2014

Туган тел айлыгын йомгаклап, музыка укытучысы Гыйльфанова Наҗия Солтан кызы җитәкчелегендә "Тукай һәм музыка" дип исемләнгән кичә узды. Тукай сүзләренә язылган җырлар, симфоник әсәрләр тыңланды, җырланды. Бик күп яңа мәгълүматлар белән таныштык.Кичә "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды.
-
Имтихан
29.04.2014
9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан тапшырды. Быел бу төр сынаулар 5 нче номерлы мәктәптә уздырылды. Нәтиҗәләрне көтәбез.
-
Сайлаулар 23.04.2014

Зур җаваплылык хисе белән үтте мәктәптә район балалар думасына сайлаулар. Депутатлыкка кандидат итеп мәктәп активисты, яхшы укучы 10 нчы сыйныф укучысы Латыйпов Айдар, район һәм республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулаган үрнәк кызыбыз Кашапова Инзилә, бик тырыш, җаваплы 9 нчы сыйныф укучысы Сейт- Ваапов Булатлар күрсәтелгән иде.
-
"Мәшгүльлек үзәге"хезмәткәрләре белән очрашу
22.04.2014
Югары сыйныф укучылары "Мәшгүльлек үзәге"хезмәткәрләре белән очрашып үзләре өчен кирәкле һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар. Очрашуны оештыручылар безгә якын тирәлектә урнашкан уку йортлары, анда укырга керү тәртипләре белән укучыларны бик тәфсилләп таныштырдылар.
-
Сайлауларга әзерлек
22.04.2014
Мәктәптә район балалар думасына сайлауларга соңгы әзерлек эшләре бара. Сайлау комиссиясе әгъзалары кызу эштә.
-
Музейга культпоход
22.04.2014
Башлангыч сыйныф укучылары туган якны өйрәнү музеена культпоход оештырды. Музейда укучылар авылыбыз тарихы белән танышып, авылдашларыбызның яшәү- көнкүреш рәвешләрен, гореф- гадәтләренкүзалларга мөмкинлек алдылар. Үткәнебезгә сәяхәт бик мавыктыргыч булды.
-
Туган тел айлыгы 21.04.2014

Туган тел айлыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары зур бүләк ясап сөендерделәр. 1 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт", 5 нче сыйныфлар "Таз" әсәрен сәхнәләштереп тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.
-
Думага кандидатлар белән очрашу
19.04.2014
23 апрельда узачак район балалар думасына сайланачак кандидатларның дебатлары белән таныштык. Кадидатлар барысы да матур хыяллар белән яшиләр икән.Ләкин депутатлыкка кем үтәр?
-
Шигырь бәйрәме 18.04.2014

Туган тел айлыгы уңаеннан шигырь бәйрәме үткәрелде. 8-6 нчы сыйныф укучылары Г.Тукай шигырьләрен укыдылар.Кичәнең азагында мәктәбебезнең яшь шагыйрьләре үзләренең туган тел һәм Тукай турында язган шигырьләрен тәкъдим иттеләр.









