Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
С. Әхмәтҗановның иҗат кичәсе 17.04.2014

Районыбыз шагыйре С.Әхмәтҗановның иҗат кичәсенә барып, аның тормыш юлы, иҗат җимешләре белән таныштык. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар тыңладык. Шундый җырларның берсе булган "Дуслар" җырын авылыбызның һәвәскәр композиторы Канипов Чулпан үзе башкарды.
-
"Сөйкемле Шүрәле" бәйгесе
14.04.2014
Г.Тукайның 128 еллыгына багышлап үткәрелгән Бөтенрәсәй "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенең 1 этабына укучылар зур тырышлык белән төрле материаллардан , үз фантазияләрен дә кушып, башкарылган күптөрле эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу 09.04.2014

Мәктәптә МЧС хезмәткәрләре белән очрашу узды. Кунаклар укучыларга хезмәтләренең үзенчәлекләре, куркыныч ситуацияләр һәм янгыннан саклану чаралары белән таныштырды. Алар үткәрелгән викторина да бик кызыклы булды.
-
Зарница
04.04.2014
Мәктәбебезнең ир- егетләре район "Зарница" уенында катнашып 3 дәрәҗә дипломга ия булдылар.
-
Кошлар бәйрәме 01.04.2014

Бүген бездә зур тантана
Бүген- кошлар бәйрәме.
Бәйрәм булгач, җырсыз булмый.
Җырлап алыйк, әйдәле .
Быелгы бәйрәмне 1 апрельда китапханәче Ризида Варисовна оештырды. Китаплар күргәзмәсе белән таныштырды, кошлар турында шигырьләр укылды. җырлар җырланды.
-
Көлке көне
01.04.2014
Бүген мәктәптә көлке көне үтте. Кабинет ишекләренә укытучылар турында матур сүзләр язылды. Иң матур сүзләр һәм теләкләр рус теле укытучысы Галия Дияровна һәм математика укытучысы Фәүзия Нурисламовналарга әйтелгән. Дәресләрдән соң кызыклы викторина үтте.
-
Безнең уңышлар.
27.03.2014
Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Кашапова Элиза "Гаилә учагы" республика бәйгесендә катнашып, Яр Чаллы шәһәренә юллама алды һәм аннан 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп кайтты.
-
Каникуллар
23.03.2014
Мәктәпнең 6 укучысы "Ласточка" лагеренда ял итеп кайттылар. Лагерьдан алып кайткан хисләре турында укучылар линейкада сөйләделәр. "Лагерьдагы ун көнем" темасына сочинение яздылар.
-
Безнең уңышлар
22.03.2014
Мәктәпнең йөгерү буенча күп урыннар яулаган, яшьләр арасында республиканың 500 кмга йөгерү буенча алтын медальгә лаек булган яшь спортчыбыз Садыйков Нияз Кисловодскига әзерлек курсларына китте.
-
Ата- аналар җыелышы
22.03.2014
3 чирек йомгаклары, югары сыйныф укучыларын ГИА һәм ЕГЭ га әзерләү нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан ата- аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә:
1. "Кечкенә авыл мәктәбенең зур проблемалары" доклад.
2. 3 чирек йомгаклары.
3. ГИА һәм ЕГЭ га әзерлек барышы.
4. Төрлеләр.









