Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Минем кечкенә Ватаным 01.09.2014

Тантаналы линейкадан соң "Минем кечкенә Ватаным" дип аталган тематик сыйныф сәгате узды. Дәрестә мәктәпнең барлык укытучылары, укучылары, ветеран укытучы Шияпова С.Г катнаштылар.
Абдуллина Ә.В Шалты мәктәбенең беренче укытучысы Идиятуллин Мөхитулланың мәктәп музеена тәбрик иткән "Истәлекләр дәфтәре" белән таныштырды. Саимә Гатаулла кызы мәктәптә 43 ел башлангыч сыйныфларда укыткан. Шул еллар эчендә мәктәптәге үзгәрешләр , үзе эшләгән елларда мәктәп тормышы турында сөйләде.Бик кызыксынып тыңлаган укучыларның сорауларына тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирде.
-
Күңелле ярышлар 01.09.2014

9 нчы һәм 2 нче сыйныф укучылары арасында "Күңелле ярышлар" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. 2 командага бүленеп, укучылар йөгереп һәм сикереп җитезлектә, турникта төрле күнегүләр эшләп көчлелектә, уеннар вакытынды сизгерлектә һәм тапкырлыкта узыштылар. Дуслык җиңде!
-
"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы 01.09.2014

Барлык мероприятиеләр узгач, "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында практик күнегүләр уздырылды. "Игътибар, пожар" сигналына эвакуация 2,25 минут эчендә узды.Куркынычсызлык укуларында мәктәпнең барлык укучы, укытучылар, техник персонал катнашты.
-
Чыгарылыш кичәсе
20.06.2014
Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык бүген бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Бүген безнең 11 сыйныф укучылары укыган мәктәпләрендә уздырыла торган соңгы бәйрәмнәренә җыелдылар. Быел, башка еллардан аермалы буларак, бу бәйрәмгә ике сыйныф укучылары, 9 һәм 11 сыйныфлар килде. Кулларына өлгергәнлек аттестатлары алган балаларны котлап, ата- аналар , килгән кунаклар аларга матур теләкләр җиткерделәр.
-
"Наркотикларга каршы хезмәтне сайлыйм"
17.06.2014
Өлкән сыйныф укучылары белән хезмәт десанты үткәрелде.
-
Тематик дискотека
08.06.2014
"Без наркотикларга каршы" дигән темага мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тематик дискотека үткәрелде.
-
"Мәктәбеңә ярдәм ит"
03.06.2014
"Мәктәбеңә ярдәм ит" дигән акция дәвам ит.
-
Балаларны яклау көне
30.05.2014
Кыңгыраулар сабан туйларында
Сайрасыннар иде дугаларда.
Бабайлардан калган моң аларда.
Әтиләрдән калган моң аларда.
Затлы милли бәйрәмебез сабан туе чынлыкта, элек-электән 2 көн буе дәвам иткән. Беренче көнне авыл яшьләре, бала- чагалар авыл өстен уен-көлке, җыр- музыка белән тутырып яулык, йомырка җыйган, ә икенче көнне инде- сабан туе. Беренче көнне яшьләр һәр йортка кереп илгә, һәрбер өйгә иминлек, тынычлык теләгәннәр, мул уңышлы еллар килүен теләп авылдашларының күңелләрен күргәннәр. 30.05 көнне безнең авылда да, мәктәп укучылары катнашында, шундый тамаша узды.
-
Ата- аналар җыелышы
30.05.2014
"Ата-аналарның хаталары һәм ялгышлары" дигән темага ата- аналар җыелышы үткәрелде.
-
Сугышчан җыен
26.05.2014
Укытучылары Набиуллин И.С җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф егетләре сугышчан җыенда катнаштылар. Алдан зур әзерлек үткән 2 егетебез бу бәйгедән 4 диплом белән кайттылар. "Аз гына да. чос кына" шул безнең егетләр. Әфарин аларга.









