Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Тиздән яңа ел
15.12.2014
Мәктәптә яңа ел эшләре башланды. Бүген югары сыйныф укучылары Яңа ел мәйданчыгын бизәделәр. Мәйданчыкның үзәгендә Яңа елның кадерле кунагы -кышкы чыршы үз урынын алды инде.
-
Кечкенәләргә әйтер сүзебез.
10.12.2014
"Без спорт яклы" дип аталган стенд 11 сыйныф укучылары көче белән эшләнде. Укучылар стендтагы язма һәм фотолар аша кечкенә дусларына саләмәт яшәү рәвешенең әһәмиятен аңлатырга, тормышыбызда спортның тоткан зур урыны турында үз фикерләрен җиткерергә тырыштылар.
-
Хәбәрсез югалганнар истәлегенә 09.12.2014

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан бу сугыштан әйләнеп кайта алмаучы авылдашларыбыз белән бергә , яу кырларын да хәбәрсез югалучыларны да барлыйбыз. Шалты авылында хәбәрсез югалучыларның саны 76 га якын. 3-9 сыйныф укучылары белән мәктәп китапханәчесе Салимгараева Р.В. шул турыда сөйләште. Мәктәп музеенда сакланган сугыш чоры истәлекләре , фронттан язган хатлар, әдәби әсәрләрне кулланып төзелгән тәрбия сәгатеннән укучылар "Сугышка - юк!Җиргә тынычлык кирәк!"дигән ныклы фикергә килеп таралыштылар.
-
Час кода 05.12.2014

с 5.12.по 12.12. Учащиеся нашей школы познакомились с акцией "Час кода". Все эти дни библиотекарь Салимгараева Р.В. провела день акции. ученики узнали очень многое. Беседовала с учащимися начальных классов "Это интересно великие люди ИКТ", "Это интересно ИТ праздники", с учащимися 5-11 классов смотрели видео лекцию "Яркая жизнь в тренде -жизнь в ногу со временем", а 11 классы попробывали играть на лабиринте.
-
Ничек намуслы булырга?
05.12.2014
Яшь укытучыбыз Кивамова , 5-11 нче сыйныф укучылары б/н "Ничек намуслы булырга?"дигән темага ачык кл сәг. үткәрде. Коррупция турында иде бу дәрес.Ничек намуслы булырга турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2014

Авыл мәдәният йорты белән берлектә "Ягез әле , әниләр" дип аталган күңелле бәйрәмдә авылыбызның һәр кешесе рәхәтләнеп ял итте. Ибраева Г, Кивамова Л. һәм Латипова Э. үзләренең сөекле балалары белән кызыклы бәйге - бәйрәмнең төп геройлары булды. Күңелле биюләр әниләребезгә багышланган үзәк өзгеч җырлар , шаян уеннар бер- берсен алыштырып кына торды. Бәйрәмне мәктәпнең музыка укытучысы Гыйлфанова Н.С. га зур рәхмәтебезне белдерәбез
-
Музыка бәйрәме
25.11.2014
"Сайра моңлы сандугач" музыка бәйрәме кичәсе узды.Музыка укытучысы Гыйлфанова Н.С. үткәргән кичә татар халкының күренекле композиторы Луиза Батыр -Болгари иҗатына багышланган. 6-7 сыйныф укучылары яраткан композиторобызның җырларын башкардылар. Кичә барышында күп яңа белешмәләр алдылар, авторның 70-80 нче елгы җырлары һәм яңа әсәрләрен тыңлап хозурландылар.
-
Закон нәрсә ул?
15.11.2014
5-11 нче сыйныфлары "Закон нәрсә ул"? Ул нигә кирәк?" темасына авыл советы депутаты, мәктәпнең физкультура укытучысы Набиуллин И.С. чыгыш ясады, азактан викторина үткәрелде.
-
Сезнең хокук һәм бурычлар 14.11.2014

Мәктәп китапханәчесе Салимгараева Р.В 1-3 класс укучылары белән "Сезнең хокуклар һәм бурычлар " дигән темага кызыклы әңгәмә үткәрде. Соңыннан алар шушы ук темадагы презентация карадылар.
-
Культурный дневник
12.11.2014
Мәктәп китапханәчесе Салимгараева Р.В. 1 сыйныф укучыларын авыл китапханәсенә алып барды. Китапханәдә укучыларга "Культурный дневник" тапшырдылар. Салимгараева Р.В. укучыларга һәм әниләргә бу дневниклар белән эшләү серләрен аңлатты.









