Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Ветеран укытучылар белән очрашу
29.09.2014
Өлкәннәрне күрсәм уйга калам,
Гомерләрнең көзе мул диеп.
Көзләрдә дә язлар китерерлек
Бирсен иде Ходай көч, диеп- дигән сүзләр белән башланып китте ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе. Матур әңгәмә, күңелле концерт номерларыннан соң бәйрәм табын өстәле янында дәвам итте.
-
Ата- аналар җыелышы 26.09.2014

Ата- аналар җыелышы түбәндәге көн тәртибе буенча үтте:
1. Вәлиева З.Р "Авыл мәктәбендә уку һәм тәрбия эше" дигән темага доклад укыды.
2. Мәктәпнең эчке кагыйдә нормаларының үтәлеше.
3.Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү комитетын сайлау.
4. Төрлеләр.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре 26.09.2014

Мәктәптә "Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре" дәресләре үтте. Башлангыч сыйныфларда "Без - яшь җәяү йөрүчеләр" дәресендә укучылар юл билгеләре белән танышуны дәвам иттеләр. 5-7 сыйныфларда "Доктор киңәшләре дәресләре" исеме астына занятиене ФАП хезмәткәре Тахавиева Г. һәм биология укытучысы Рашитова Р.З үткәрделәр. Балалар күңелсезлеккә очраганда беренче ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштылар.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 23.09.2014

ФАП җитәкчесе Тахавиева Г катнашында "Грипп авыруының профилактикасы" темасы буенча әңгәмә үткәрелде. Соңыннан 5-11 нче сыйныф укучыларына гриппка каршы вакцинация үткәрелде.
-
"Кул эшләре" кружогы 22.09.2014

"Кул эшләре" кружогы әгъзалары бүген бәйләнгән киемнәрне бизәү эше белән шөгыльләнделәр.
-
Чисталык көне 15.09.2014

Мәктәптә "чисталык көне" үтте. Мәктәп территориясен чүп- чардан чистарттык, ФАП җитәкчесе Тахавиева Г катнашында "Чисталык- сәламәтлекнең нигезе" темасына класс сәгате үткәрелде. Һәрбер кабинетта генераль җыештыру уздырылды.
-
Совет утырышы
09.09.2014
Укучылар коллективы Советы утырышы узды. Эш тәртибе:
1)Узган елгы эшкә отчет.
2)Укучылар Советы активын сайлау.
3)2014-15 уку елына эш планы кабул итү.
Укучылар коллективы Советы рәисе итеп Латыйпов А.А сайланды.
-
Финанс грамоталылыгы дәресе
05.09.2014
Авыл советының яшь бухгалтеры Вәлиева А.А катнашында 9-11 сыйныфлары белән финанс грамоталылыгы дәресе үткәрелде. Хәзерге чорда акча, аның кыйммәте, финанс һәм экономия серләре белән таныштырды чакырылган кунагыбыз.
-
Без сезне хәтерлибез 03.09.2014

Беслан вакыйгаларына багышланган "Без сезне хәтерлибез" исеме астында класс сәгате үткәрелде. Дәресне тарих укытучысы Канипов Р.Ә үткәрде. 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырый сабыйларның шат авазы
Кулларында чәчәк бәйләме.
Яңа уку елы Белем бәйрәме белән башланды. Бәйрәм белән котлау сүзләрен район башкарма комитеты вәкиле Илвир Альбертович, авыл советы рәисе Зайрулла Хайруллович әйттеләр, укучыларга һәм укытучыларга уңышлар теләделәр.Беренче сыйныфка быел 2 кыз һәм 2 малай килде. Нәни укучыларга һәм аларның укытучылары Зилә Рашитовнаны Буратино һәм 11 сыйныф укучылары да бәйрәм белән котладылар. Яңа уку елының беренче кыңгыравын яңгырату хокукы 11 нче сыйныф укучысы Латыйпов А һәм 1 нче сыйныф укучысы Арсланова А.га тапшырылды.









