Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Казан шәһәренә экскурсия
03.11.2014
Баулы шәһәренең 1 нче номерлы мәктәп укчылары белән берлектә Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Бер генә көнлек бу сәяхәт бик эчтәлекле һәм тулы иде. Укучылар бик канәгать булып кайтты
-
Сәламәт яшәү рәвеше 30.10.2014

Яшь тә, матур да булырсың,
Кайбер серләрен белсәң;
Үз-үзеңне хөрмәт ит син,
Сәламәт булыйм дисәң.
"Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?" 11 сыйныф укучылары әзерләгән презентация белән 6-9 сыйныф укучылары да танышып, үзләре өчен күп кызыклы һәм файдалы информацияләр алдылар.
-
Батырлык дәресе 29.10.2014

Фашизмны Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү көне якынлаша. Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең тарихи әһәмияте, чын бәһасе арта гына бара. Шул җәһәттән һәр җирдә ныклы әзерлек күрелә, хәрби- патриотик рухтагы чаралар үткәрелә. Бүген 7 сыйныф укучылары (укытучылары Канипов Р.А) 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәү, Кызыл мәйданда һәм Самара (Куйбышев) шәһәрләрендә узган хәрби парад турында ачык класс сәгате үткәрделәр.
-
Балалар интернетта.
27.10.2014
Интернет челтәре куркынысыз булсын өчен Интернет кагыйдәләрне юл йөрү кагыйдәләрен белгән кебек белергә һәм үтәргә кирәк.Бүген компьютер кабинетында укытучы Сәлимгараева Р.В укучыларны нәкъ менә шушы кагыйдәләр белән таныштырды. "Электрон мәгариф" сайтында урнаштырылган видеороликлар күрсәтелде.
-
Пионербол турниры
24.10.2014
"Физик күнегүләр белән көн саен шөгыльләнергә тырыш . Бу күнегүләрнең кайсы сезгә ләззәт бирә, шунсын сайлап ал: йөгерү, йога, көрәш- кайсы күңелегезгә ошый. Бары тик спорт белән шөгыль лән генә",- ди укчыларына мәктәпнең физкультура укытучысы Набиуллин И.С. "Спорт уеннары" секциясе членнарыныж бъген пионербол буенча турниры узды.
-
"Без наркотикларга каршы!" акциясе 21.10.2014

Спорт кешенең сәламәт булуы, аңа авыр тормыш шартларына да җайлашып, уңышлы яшәргә ярдәм итә. Сәламәт кеше үзе дә бәхетле, башкаларга да аның янында тыныч һәм рәхәт. Шуңа да, мәктәптә спорт белән шөгыльләнүгә зур урын бирелә. Атнасына ике тапкыр "Милли көрәш" секциясе эшли.(Җитәкчесе Салаватов И.И) Бүген бу секция үзенең беренче турнирын үткәрде. Иң оста көрәшче исемен 9 сыйныф укучысы Ситдиков И. алды.
-
Авылым талантлары
20.10.2014
Авылыбыз тарихын өйрәнү эше дәвам итә. Фольклор түгәрәге членнары бүген сугыш елларында авылның иң оста гармунчысы булган Гайнутдинов Нуретдин агай белән очрашуга бардылар. Нуретдин ага һәм аның тормыш иптәше Рәсимә апа авыр балалык , күңелле яшьлек елларын искә төшереп, балаларны күз яшьләре аша елмайттылар да, бик күп нәрсәләр турында уйланырга да мәҗбүр иттеләр.
-
Тагын бер очрашу 17.10.2014

Белүебезчә, киләчәгебез без тәрбияләүче балалар кулында. Укучыларыбызның киләчәктә дөрес хезмәт юлы сайлавы да бик мөһим. Яраткан хезмәт- ул бит бәхетнең бер билгесе. Шуңа күрә, укчыларга хезмәт юлы сайлау мәсьәләсендә зурларның да киңәше, ярдәме кирәк. Шул уңайдан бүген мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары белән мәшгульлек үзәге вәкилләре очрашты. Анкетирование, тестирование үткәреп балаларга ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белдерделәр алар.
-
Корбан бәйрәме
07.10.2014
Мәктәптә, инде традициягә әйләнгән, Корбан бәйрәме үтте. Корбан чалган авылдашларыбыз күбесе корбан итеннән мәктәп укучыларына да өлеш чыгара. Авылның мөхтәрәм картлары белән бергә, матур сүзләр сөйләшеп, татлы ризыклар белән сыйланып, белгән догаларны укып, үтә бу бәйрәм. Аллаһ Тәгалә җир йөзенә тынычлык, һәммәбезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык бирсә иде.
-
Укытучылар көне.
03.10.2014
5 октябрь- Халыкара укытучылар көне. Бик күп һөнәр ияләре бәйрәмнәрен белмибез дә, белгәннәрен дә- онытыла. Ләкин Укытучылар көне- онытылмый торган бәйрәм.Чөнки һәркем укучы булган, һәркемнең укытучысы бар. Шушы хөрмәтле кешеләребезне зурлап үттек быел да. Укучылары белән бергә укытучылар да җырлады, биеде, уйнады бу бәйрәмдә.









