Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Чисталык көне 30.04.2015

4 дәрес укыганнан соң бөтен мәктәп укучылары һәм укытучылар күмәк көч б-н мәктәп территориясен һәм мәктәп тирәсен җыештыру өмәсенә чыкты.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 29.04.2015

Музыка укытучысы Гилҗфанова Н.С. җитәкчелегендә үткәрелгән "Һәйкәлләр ни сөйли" дип исемләнгән бик эчтәлекле чара үтте бүген мәктәптә. Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә күтәрелгән һәйкәлләр бөтен ил буйлап сибелгән. Без дә Нермания, Болгария, Сталинград, Казан, Баулы, Шалтыларда ясалган һәйкәлләрнең тарихы б-н таныштык. "Җирдә тынычлык булырга тиеш". Без сугыш теләмибез, мондый вәхшәтлекнең кабатлануын теләмибез,- дигән фикер яңарды укучылар арасында.
-
Психолог белән очрашу
28.04.2015
Бүген башлангыч сыйныф укучылары психолог З.Чулпановна белән очрашты. Очрашуның максаты : балаларның гаиләдә ата-аналар белән мөгамәләсе турында барды. балалар очрашуга бик теләп килделәр, педагогның педагогның йомшак телле булуы укучыларны эчкерсезлеккә этәрде.Кечкенә 14 укучы арасында проблемалы балалар юк дәрәҗәсендә дигән нәтиҗәгә килде психолог.
-
Туган тел айлыгы
25.04.2015
Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәптә "Минем гаиләм" презентацияләр бәйгесе узды. 5-11 нче сыйныфлар көч сынашты. Безне сөендергәне шул булды: тапшырылган эшне укучылар күңел биреп башкарды. Бәйгенең җиңүчесе итеп 6 нчы сыйныф укучысы Кашапова И.Р. билгеләнде.
-
Ветеран белән очрашу
24.04.2015
Бүген 11 нче сыйныф укучылары кл. җитәкчесе Канипова Ф.Н. белән тыл ветераны , мәтәбебезнең күптәнге дусты Фаррахова Мөгелсем апага янә кунакта булдылар. Укучылар белән Мөгелсем апа арасында инде күп еллар бик яхшы мөгалимә урнашкан. Балалар аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр, әбинең матур киңәшләрен тыңлыйлар, алып барган күчтәнәчләре белән бергә чәй эчәләр. Бүгенге очрашу да шундый ук җылы атмосферада үтте.
-
"Яхшылык кыл" атналыгы 20.04.2015

20-27 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасында "Язның яхшылык кыл!" атналыгы уза. Атнаның һәр көнендә төрле темаларга багышланган чаралар үткәрелергә тиеш "Дуслык көне", "Яхшылык кыл" һ.б.
-
Ю.А.Гагарин 09.04.2015

Учащиеся 1-3 классов с библиотекарем Салимгараевой Р.В. смотрели презентацию про Ю.А.Гагарина и узнали про космос. Юрий Алексеевич Гагарин он и был первым человеком, который собственными глазами увидел, что Земля действительно круглая, действительно большей частью покрыта водой и действительно великолепна.
-
Мәшгүльлек үзәге вәкилләре белән очрашу
08.04.2015
Бүген 9-11 сыйныф укучылары мәшгүльлек үзәге вәкилләре б-н очраштылар. Кунак укучыларның киләчәккә планнары б-н кызыксынды. Уку йортлары вәкилләре б-н очрашуга чакырды. Укучылар анкеталар тутырдылар. Кайсы ВУЗ вәкилләре б-н очрашырга теләүләрен белдерделәр. "Мөмкин кадәр күбрәк уку йортлары вәкилләре б-н очрашырга иде" дигән теләк белдерделәр.
-
Агроколледҗ вәкилләре белән очрашу
07.04.2015
Мәктәпне тәмамлаучы укучылар бүген Баулы шәһәре агроколледҗнан килгән вәкилләр белән очрашты. Кунаклар колледҗ турында бик күп кызыклы материаллар алып килгәннәр, 9 сыйныф егетләрен озакламый үткәреләчәк ачык ишекләр көнендә катнашырга чакырдылар.
-
Халыкара сәламәтлек көне
07.04.2015
Бүген -Халыара сәламәтлек көне. Дәреләр алдыннан бу көн турында игълан ителде. Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? соравына җавап эзләнде. Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле, иң кыйммәтле байлык. Аны саклау, озын - озак еллар сәламәт булып яшәү - үзебезнең кулда- дигән нәтиҗәгә килделәр.









