Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән очрашу 21.05.2014

Бүген Баулы шәһәреннән юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Шәрипов Илназ Линарис улы мәктәп укучылары алдында чыгыш ясады. Ул җәяүлеләр, велосипед, мопед, скутер йөртүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларга “Добрая дорога детства” газетасы һәм буклетлар таратылды.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы һәм пионер оешмасы туган көне уңаеннан рус телендә герой пионерлар турында әдәби-музыкаль монтаж 21.05.2014

Бүген, ягъни 21 май көнне, “Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары тарафыннан (6,8 сыйныф укучылары, түгәрәк җитәкчесе Халиуллина А.В.) Бөек Җиңүнең 69 еллыгы һәм пионер оешмасы туган көне уңаеннан рус телендә герой пионерлар турында әдәби-музыкаль монтаж куелды. Укучылар Герой пионерлар Зина Портнова, Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Саша Ковалёв, Нина Сагайдак, Нина Куковерова, Саша Бородулин, Лара Михеенко, Галя Комлева, Петя Зайченко, Вася Коробко, Валерий Волков, Камилия Шаганың батырлыклары, фашистларга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре турында ялкынланып сөйләделәр.
-
Футбол 17.05.2014
Бүген мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында, Кандыз, Шалты һәм Поповка авыллары мәктәпләре арасында футбол ярышы үткәрелде. Анда: 1 нче урынны Кандыз, 2 нче урынны Шалты , 3 нче урынны Поповка мәктәбе укучылары яулады. Бу ярышны оештыручы һәм спонсорлык ярдәме күрсәтүче авылдашыбыз Сибгатов Ильфат Фәнил улына рәхмәтебезне белдерәбез. Ярышны үткәрүдә катнашкан мәктәп коллективына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Шайхутдинов Русланга, Сибгатов Айнурга зур рәхмәт. http://vk.com/kandyzdanbez -
17 нче май-халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17.05.2014

-
Ата-аналар җыелышы:"Укыту-тәрбия эшендә беренче кыенлыклар” 16.05.2014

1 нче сыйныфта "Укыту-тәрбия эшендә беренче кыенлыклар” дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
Ата – аналар җыелышы: “Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү” 16.05.2014

16 майда 5 сыйныф җитәкчесе Идрисова Гөлүзә Наилевна “Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү” дигән темага ата – аналар җыелышы үткәрде. Җыелышта хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте, баланың хезмәт эшчәнлеге һәм гаиләдә аны бәяләү турында сөйләштеләр.
-
Ата – аналар җыелышы: “Гаиләдә аралашу әдәбе”. 13.05.2014
“17 май – Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне” айлыгы кысаларында бүген 6 сыйныфта “Гаиләдә аралашу әдәбе” дип исемләнгән ата – аналар җыелышы булды. -
Сыйныф сәгате: “Ышаныч телефоны- минем якын дустым” 13.05.2014
“Ышаныч телефоны- минем якын дустым”- дигән темага 8 нче сыйныфта тәрбия сәгате уздырылды. -
Профориентация. 13.05.2014
Бүген Баулы шәһәре эш белән тәэмин итү бүлеге һәм КНИТУ (КАИ) Лениногорск филиалы вәкилләре югары сыйныф укучыларына профориентация үткәрде. -
«Бердәм экология дәресе” 12.05.2014

12 майда «Бердәм экология дәресе” үткәрелде. Шул уңайдан география укытучысы Гайфуллина С.Ш. укучыларны Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслары Министрлыгының эшчәнлеге белән таныштырды. “Табигатьне саклыйк» дигән темага презентация күрсәтелде. Чишмәләрне чистарту максатыннан экскурсияләр оештырылды.

















