Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Тәрбия сәгате: “Шәфкатьлелек бизи кешене” 12.05.2014
Шәфкатьлелекнең язгы атнасы кысаларында бүген 6 сыйныфта “Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән темага тәрбия сәгате үтте.Сыйныф җитәкчесе Тахаутдинова Г.Г. шәфкатьле, игелекле бала булып, һәрвакыт ярдәмләшеп, кешенең хәленә кереп, олыларга ихтирамлы, табигатькә һәм хайваннарга мәрхәмәтле булып яшәү турында сөйләде. -
Сыйныф сәгате: “Ышаныч телефоны” 12.05.2014

12 май көнне 7 нче сыйныфта “Ышаныч телефоны” дип аталган сыйныф сәгате үтте.
-
Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг 09.05.2014

8 май көнне авылыбызда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг булды.
-
Җиңү бәйрәменә әзерлек 07.05.2014

Бүген укучылар Бөек Ватан сугышында безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә венок һәм гирляндалар ясадылар.
-
«Солдат кулъяулыгы» акциясе эше дәвам итә 06.05.2014

Мәктәптә «Солдат кулъяулыгы» акциясе эше дәвам итә. Югары сыйныф кызлары кулъяулыкларның соңгыларын тоташтырдылар.
-
Җиңел атлетика буенча ярыш. 05.05.2014

3 нче май көнне Баулыда җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Безнең мәктәптән физкультура укытучысы Жмаков Владимир Иванович җитәкчелегендә 8 укучы катнашты. Малайлар арасыннан 400 метрлы дистанциядә 8 класс укучысы Валиуллин Римир - 1 нче урын, 100 метрлы дистанциядә 9 класс укучысы Мифтахов Илмир - 2 нче урын, 800 метрлы дистанциядә 10 класс укучысы Валиуллин Айнур - 2 нче урын, 11 нче класс укучысы Тагирзянов Ильяс - 3 нче урын яулады. Кызлар арасында 800 метрлы дистанциядә 8 класс укучысы Гатиятуллина Айсылу - 2 нче урын, 100 метрлы дистанциядә 9 класс укучысы Шайхова Алия - 3 нче урынны алды. Эстафетада малайлар командасы - 1 нче урын, кызлар командасы - 3 нче урын яулады. Егетләрне, кызларны җинүләре белән котлыйбыз! Молодцы!
-
Сыйныф сәгате: “Явызның юлдашы күп, яхшының көндәше күп” 05.05.2014
“17 май – Балаларның ышаныч телефоны көне” айлыгы кысаларында 1 нче сыйныф укучыларында яхшылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан “Явызның юлдашы күп, яхшының көндәше күп” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. -
Өмәләр дәвам итә 05.05.2014

Мәктәп тирәсен җыештыру өмәләре дәвам итә. Бүген дә өмәдә 8 нче сыйныф укучылары бик тырышып эшләделәр.
-
4 сыйныф укучыларын вариска алу 03.05.2014

-
Парламент сәгате. 29.04.2014
Бүген мәктәптә “Без бергә!” дип аталган парламент сәгате үткәрелде.

















