Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Сыйныф сәгате: “Аңлашып яшәүгә ни җитә?” 28.04.2014

“17 май – Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне” айлыгы кысаларында бүген башлангыч сыйныфларда “Аңлашып яшәүгә ни җитә?” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Язгы өмә 26.04.2014

Шәфкатьлелекнең язгы атнасы кысаларында бүген мәктәп яны тирәсен җыештыру өмәсе булды. Өмәдә аеруча 10 сыйныф укучылары зур оешканлык күрсәттеләр.
-
Хезмәт ветераннарына ярдәм. 25.04.2014

25 апрель көнне шәфкатьлелекнең язгы атнасы кысаларында 8 сыйныф кызлары хезмәт ветераны Талипова Сәкинә әбигә булышырга бардылар.
Кызлар гөлләргә су сиптеләр, тузан сөрттеләр, савыт – саба, идән юдылар. Сәкинә әби кызларның эшеннән бик канәгать калды.
-
Ата – аналар җыелышы: “Ата – аналар һәм балалар арасында аңлашылмаучылык”. 25.04.2014

17 апрельдән 17 майга кадәр “17 май – Балаларның ышаныч телефоны көне” айлыгы игълан ителде. Шул айлык кысаларында бүген 10 нчы сыйныфта “Ата – аналар һәм балалар арасында аңлашылмаучылык” темасына ата – аналар җыелышы булды. Сыйныф җитәкчесе Валиуллина Р.Х. әти – әниләрне дөрес тәрбия законнары белән таныштырды, җыелыш темасы буенча презентация күрсәтте. Җыелыш азагында ата – аналар үзләре өчен кирәк булган анкета тутырдылар.
-
Бөтенроссия акциясе: «Солдат кулъяулыгы». 24.04.2014
Апрель аенда, «Солдат кулъяулыгы» Бөтенроссия акциясенә кушылып, безнең мәктәп укучылары да Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки катнашкан бабалары турында материал эзләделәр. Бу акция әле дәвам итә. -
Акция: "Үз бабаңны тап!" 23.04.2014

Безнең мәктәптә "Үз бабаңны тап!" дип аталган акция бара. Аның буенча һәр укучы үзенең Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки катнашкан бабаларын, аның фотографиясен, аның турында материал табарга тиеш. Күп кенә бабайларны инде таптык. Укучылар тарих укытучысы Әхмәтҗанова Роза Гамировна җитәкчелегендә эшлиләр.
-
Ачык дәрес: “Халыклар дуслыгы”. 22.04.2014

Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының дустанә мөнәсәбәт, аларның мәдәни һәм рухи байлыгын, үзенчәлекләрен ачыклау максатыннан 5-9 сыйныф укучылары арасында “Халыклар дуслыгы” дигән ачык дәрес уздырылды. Укучылар бу темага лекция тыңладылар, презентация карадылар, проблемалы сорауларга җавап бирделәр, тормыштан мисаллар китерделәр. Бу чара балаларга бик ошады.
-
Тәрбия сәгате: “Шәфкатьлелек - нәрсә ул?” 21.04.2014

Шәфкатьлелекнең язгы атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек- нәрсә ул?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Әңгәмә бик кызыклы булды.
-
Котлыйбыз! 19.04.2014

Укучылар йорты мәгариф бүлеге белән берлектә 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр “Кошлар көне” дип исемләнгән район конкурсы оештырды. «Сыерчык оясы» номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Нуретдинов Айдар 3 нче урын яулады (җитәкчесе Фатхуллина Лилия Марс кызы).
-
Котлыйбыз! 18.04.2014

Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның әсәрләрен сәхнәләштерүгә багышланган төбәкара (межрегиональный) конкурста мәктәбебез укучылары “Аерылабыз-хуш инде” дип аталган бер пәрдәле комедиясен күрсәтеп 2 нче урынга лаек булды.
Абруйлы жюри әгъзалары: Баулы халык театры режиссеры- Фахриев М.М , ветеран укытучы. Бөтендөнья татар конгрессының Баулы муниципаль районы бүлеге рәисе - Рәзинә апа Закирҗановна, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе- Вәлиева А.Д , татар теле һәм әдәбияты укытучы -Вильданова Л.З . Җиде - авыл мәктәбе,7- шәһәр мәктәбе, 1- Туймазы мәктәбеннән катнашучы укучылары арасыннан сәхнәдә үз-үзен тотышы, башкару осталыгы, интонациясе, сүзләрне дөрес әйтү, дикциясе югары бәяләрлек булган, тыңлаучы белән аралаша белгән, тамашачының кичерешләренә йогынты ясый алганнарны бәяләде. Шундый талантлы укучы-артистлар: 8 нче сыйныф укучылары-Галиуллин Айнур, Мухамадиева Рания, Валиуллин Римир,Халиуллина Миләүшә, 10 нчы сыйныф укучысы-Самигуллина Айзәрә, 7 нче сыйныф укучысы-Рамазанов Ленар. Сезгә сәламәтлек һәм укуыгызда уңышлар! Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын!

















