Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
ТИН дәресе 02.09.2019

Балаларны яклау буенча мәктәбебезгә районның янгын сүндерүчеләр командасыннан вәкил килде. Ул тормыш өчен куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне, кемнән нтчек ярдәм сорарга булганны аңлатты. Янгын сүндерүчеләрнең киемнәре, эш инструментлары беләи таныштырды.
-
Беренче педсовет 30.08.2019

29 нчы август көнне педсовет булды. Анда үткән уку елында эшләнгән эшләргә, ирешелгән уңышларга, укучыларның имтихан нәтиҗәләренә анализ ясалды, яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре каралды, яңа бурычлар билгеләнде, борчыган сораулар, хәл итәсе проблемалар уртага салып сөйләшенде. Яңа уку елына яңа эш планнары, программалар расланды.
-
Чыгарылыш-2019 27.06.2019

Көтеп алынган бәйрәм. 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе. Кулларда – аттестатлар, күңелләрдә-хыяллар. Киләчәгегез матур булсын, хыялларыгыз чынга ашсын, балалар. Барыр юлларыгыз киң, дусларыгыз үзегезгә тиң булсын. Без сезгә иң изге теләкләрдә калабыз.
-
6 нчы июнь-Пушкин туган көн 07.06.2019

Укучылар өчен авыл китапханәсендә Пушкин иҗатына багышланган кичә булды. Алар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, шагыйрь турында өстәмә мәгълүмат алдылар.
-
1 нче июнь-балаларны яклау көне 03.06.2019

1 нче июнь көнне мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Ул “Күңелле балачак” дип аталды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Иң яхшы шигырь сөйләүче”, “Иң яхшы җырлаучы”, “Иң матур биюче” дигән номинацияләрдә бәйгеләр оештырылды. Һәр укучы тырышып әзерләнгән, һәркемнең җиңүче буласы килде. Жюри әгъзалары җиңүче һәм призёрларны билгеләделәр. Аларга грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды. Һәрвакыт шулай күңелле һәм сәнгатьне яратып яшәгез.
-
Күңелле балачак 03.06.2019

Балаларны яклау көнендә бәйрәм табигать кочагында дәвам итте. Балалар өчен монда да кызыклы уеннар буенча ярышлар үткәрелде. Төрле уеннарда җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар. Уеннардан һәр бала канәгать калды. Бәйрәмне оештыручы укытучы апаларына һәм авыл китапханәсе мөдире Фәридә апаларына рәхмәт белдерделәр.
-
Булачак солдатлар 31.05.2019

28 нче майдан-31 нче майга кадәр 10 нчы сыйныф егетләре хәрби җыеннарда булып кайттылар. Безнең мәктәптән 4 нче взвод составында Фаиль катнашты. Укучылар бу җыеннарда бик күп төрле спорт һәм хәрби уеннарда катнаштылар һәм сынатмадылар.
-
25 нче май-соңгы кыңгырау бәйрәме. 27.05.2019

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Бәйрәмдә әти-әниләр, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, “Бола” хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашты. Һәркем балаларга үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр, имтиханнарда уңышлар теләделәр. Укучылар исә әдәби-музыкаль чара күрсәттеләр, соңгы кыңгырауны чыңлаттылар. Ак юллар, зур уңышлар сезгә, балалар.
-
Ата-аналарга һәм балаларга соңгы күрсәтмәләр 25.05.2019

9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен сыйныф җыелышы үткәрелде. Ул имтиханнар алдыннан соңгы документлар белән таныштыруга, укучыларга һәм ата-аналарга имтиханнар алдыннан нинди таләпләрне үтәргә тиешлекләрен аңлатуга багышланды. 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнардан соңгы траекториеләре буенча да фикер алышынды, киңәшләр җиткерелде.
-
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчесе 24.05.2019

2019 нчы ел өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты эшенә йомгак ясалды. Безнең мәктәптән җиңүче 4 нче сыйныф укучысы Сәмитова Алинә булды. Ул республикакүләм йомгаклау тантанасына чакырылды һәм бик күп бүләкләр, Җиңүче дипломына ия булды. Афәрин, Алинә! Котлыйбыз!






