Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Балаларның куркынычсызлыгын саклау чарасы 24.05.2019

Балаларның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап эвакуация күнегүләре үткәрелде. Барлык балалар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре эвакуацияләнде. Төп кимчелекләр аңлатылды.
-
Без спортны яратабыз 24.05.2019

Балаларны яклау көне уңаеннан бик күп төрле спорт уеннары оештырылды: йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, турникта күтәрелү, граната ату һ.б. ГТО нормалары тапшыру буенча да күнегүләр оештырылды.
-
Күңелле уеннар 24.05.2019

Балаларны яклау көнендә төрле кызыклы уеннар да оештырылды: бүләкләр кисү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп авызга кабып йөгерү, чүлмәк вату һ.б. Соңыннан балалар алып килгән тәмле ризыклары белән сыйландылар. Табигать кочагында уйныйсы бик күңелле булды.
-
Бердәм Парламент дәресләре 17.05.2019

“Бердәм Парламент дәресе-2019” акциясе кысаларында мәктәбебездә ачык чаралар уздырылды. 1. 1-4 нче сыйныфларда “РФ Парламенты тарихы һәм хәзергесе” дигән темага дәрес-презентация үтте.2. 5-9 нчы сыйныфларда “Сәяси партияләр” дигән темага дәрес уздырылды. 3. 9-11 нче сыйныфларда “Сайлау процессы” темасына бердәм дәрес булды. Шулай ук укучылар норматив актлар белән эшләделәр, эшлекле уеннарда катнаштылар.
-
Экологик конференция 15.05.2019

14 нче май көнне Буа шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбендә район күләмендә “Экология һәм безнең тормыш” дигән темага экологик конференция булды. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Рәсим “Тирә-як һәм кеше сәламәтлеге” секциясендә “Кыяр нитраты һәм агротехник үзенчәлекләре” дигән темага уңышлы чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды һәм дмплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз !!!.
-
Без-призёр 14.05.2019

“Сыерчыкларгы тулай торак” район конкурсында 3 нче урынга лаек булдык һәм Буа муниципаль районы Башкарма комитеты дипломы белән бүләкләндек. Димәк, фатирларыгыз ышанычлы, ныклы, кошкайларыбыз. Тынычлап, рәхәтләнеп яшәгез.
-
Хәтер агачы 09.05.2019

Укучылар “Хәтер агачы”на хөрмәтле сугыш һәм тыл батырларының фоторәсемнәрен элделәр.
-
Үлемсез полк 09.05.2019

Бөтен ил күләмендә бара торган “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, мәктәбебез укучылары да шул сафка бастылар. Ветеран бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен күтәреп, урамнар буйлап үттеләр. Без аларны онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә аларны баш өстенә күтәреп, горурланып атлыйбыз.
-
9 нчы май-Бөек Җиңү көне 09.05.2019

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап, бик матур чаралар оештырылды...Укучылар “ Дан сиңа, дан, Ватан солдаты...” дигән темага әдәби-музыкаль монтаж әзерләделәр һәм аны авыл мәдәният йортында ветераннарга, укучыларга күрсәттеләр.
-
26 нчы апрель-Г.Тукай туган көнгә багышланган шигырь бәйрәме 07.05.2019

Буа шәһәрендә үткән шигырь бәйрәмендә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.Сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесендә катнашып, җиңүче дипломына да лаек булдылар.






