Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Смотр строя и песни 21.02.2019

В рамках военно-патриотического месячника и в честь праздника 23 февраля проводился смотр строя и песни. Участвовали учащиеся всех классов. Они исполнили патриотические песни.
-
Аҗаган- 2019 21.02.2019

Хәрби-патриотик айлык планы буенча укучыларның иң яраткан хәрби уены- “Аҗаган” уены оештырылды. Аны ОБЖ укытучысы оштырды. Программага бик кызыклы уен төрләре кертелгән иде: азимутны билгеләү, “яралы солдатны” алгы сызыктан алып чыгу, автоматтан атып очколар җыю, “граната” ату, “суга батучы”ны коткару һ.б. Алар барысы да ярыш формасында барды. Балалар бик теләп ярыштылар. Нәтиҗәдә бу уенда 8 нче сыйныф укучылары беренчеләр булдылар. Икенче урында- 5 нче сыйныф укучылары.
-
Күңелле стартлар 20.02.2019

Ватанны саклаучылар бәйрәменә карата башлангыч сыйныф укучылары да бик кызыклы һәм күңелле уен күрсәттеләр. Алар “Күңелле стартлар” дигән спорт ярышы оештырдылар. Ике командага бүленеп: “Лачыннар” һәм “Бөркетләр” булып көч сынаштылар. Уен бик күңелле булды. Ярыш төрләре бик үзенчәлекле, мавыктыргыч иде. “Бөркетләр” командасы җитезрәк булып чыкты һәм җиңүгә иреште. Афәрин, балалар! Укуда да шулай тырыш һәм зирәк булыгыз.
-
Туган телләр бәйрәме. 20.02.2019

20 нче февральдә районыбызда туган телләр бәйрәме булды. Җыр, шигырь, бию номинацияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар; бик матур, кызыклы концерт күрсәттәләр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп укучылары да бар иде. Алар: җырчы егетебез-Рәсим һәм оста шигырь сөйләүче-Азалия.
-
Теннис ярышы 19.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә укучылар арасында теннис ярышы уздырылды. Иң оста теннисчыларыбыз Фаиль, Әнис һәм Фәннурлар булды. Афәрин, егетләр!
-
Волейбол ярышы. 18.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында һәм Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан волейбол ярышы уздырылды. Уенда югары сыйныф егетләре һәм кызлары катнашты. Укучыларыбыз волейбол уенын бик яратып , бик теләп уйнадылар. Нәтиҗәдә Әнис командасы җиңүче булды. Булдырдыгыз, кызлар, егетләр!.
-
Булачак беренчеләр мәктәптә 18.02.2019

11 нче февральдән мәктәптә булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре үткәрелә башлады. Аларны башлангыч сыйныф укытучысы Хасанова Г.Н. кабул итте. Балалар язарга, рәсем ясарга, төрле математик фигуралар ясарга өйрәнәләр, сәләтләрен күрсәтәләр.
-
Герой шагыйрь- Муса Җәлил. 15.02.2019

Февраль ае Муса Җәлилнең дә туган ае. Шул уңай белән мәктәбебездә М.Җәлил һәм аның иҗатына багышланган КВН булды. “Кызыл ромашкалар”-5 сыйныф укучылары һәм “Күбәләкләр” -6 сыйныф укучылары көч сынашты. КВН командаларның бер- берсен сәламләве белән башланып китте. Аннары төрле сорауларга җаваплар бирделәр, табышмакларның җавапларын таптылар; җырлар, биюләр дә мулдан булды.
-
Батырлыкка-30 ел. Хәтергә-30 ел. 15.02.2019

Әфганстан. Дөньяда мондый ил барлыгын география һәм тарих фәннәрен укып беләбез. Әфганстанда гражданнар сугышы башлангач, 1979 елның 20 декабрендә Совет гаскәрләре кертелә. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфган чиген атлап чыга. Татарстанның ерак төбәкләренең берсендә яшәп ятсак та, бу мәхшәр безнең абыйларны да читләтеп үтмәгән. Авылыбыздан 7 егет нәкъ менә “Әфган” дигән кайнар ноктага барып эләгә. Бер егетебез-Фәрит абый Әхмәтов- хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Ул туган авылыбызга зур хәсрәт булып табутта кайтарыла. Батырлыклар күрсәтеп, исән-сау кайткан егетләребез бүген төрле төбәкләрдә яшәп яталар. Мәктәбебездә солдатларның Әфган җиреннән чыгарылуларына 30 ел тлу уңаеннан зур матур чара булды. Ул “Батырлыкка-30 ел, хәтергә-30 ел” дигән тема астында үтте. Фәрит Ахметовка багышлап оештырылган күргәзмәдә аның турында күп мәгълүмат алырга мөмкин иде.
-
Нәрсә ? Кайда ? Кайчан? 14.02.2019

“Химиядә югары технологияләр” атналыгы кысаларында мәктәбебездә “Нәрсә? Кайда ? Кайчан?” конкурсы булып узды. Уенда 8-9 сыйныфлардан Аксу һәм Бик – ути мәктәбе укучылары көч сынашты. Ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды.






