Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
2019 ел- Татарстанда эшче һөнәрләре елы 08.02.2019

Мәктәптә төрле һәнәрләргә багышланган матур кичә булды. Аны башлангыч сыйныф укучылары әзерләп үткәрде. Бик күп һөнәрләр турында шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр. Аларның әһәмияте һәм тормышта кирәклеге турында чыгышлар ясадылар, инсценировкалар күрсәттеләр. Бик күңелле булды.
-
“Классный руководитель-2019”. “Сыйныф җитәкчесе-2019” 08.02.2019

Мәктәбебезнең 5 сыйныф җитәкчесе Галяутдинова Л.М. “Сыйныф җитәкчесе-2019” бәйгесенең муниципаль этабында катнашып бик уңышлы чыгыш ясады. Бу бәйгедә Ләйсән Мунировна призер булды. Һәрчак яңалыкка омтылучы, тынгысыз йөрәкле укытучыбызга сокланвбыз. Аңа тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Әлифба бәйрәме-2019 08.02.2019

Беренче сыйныф укучысы Азатның беренче зур җиңүенә багышланган Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмдә барлык башлангыч сыйныф укучылары да актив катнашты. Укучылар бик кызыклы һәм үзенчәлекле чыгышлар әзерләгәннәр иде.
-
Китап укучылар бәйрәме 05.02.2019

5 нче февраль көнне мәктәбебездә китап укучылар бәйрәме булды. Иң күп китап укучылар билгеләнде. Алар үзләре яраткан авторларның шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләделәр, туган тел турында матур җырлар башкардылар.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел. 28.01.2019

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы-иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу халкыбызның ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632253 ленинградлының гомере өзелә. 2019 нчы елның 27 нче гыйнварында Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан мәктәптә “Ленинград камалыш елларында” дигән тема астында батырлык дәресе үткәрелде. Ул тарих укытучысы һәм яшьармиячеләр оешмасы членнары катнашында үтте. “Ленинград Бөек Ватан сугышы елларында” дигән темага китаплар күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин иде. Укучыларга Ленинград камалышы көннәренә багышланган видеофильм да күрсәтелде.
-
2019 ел-Россиядә театр елы 28.01.2019

28 нче январьда мәктәптә театр елын ачу тантанасы булды. Укучылар татар театры тарихы турында чыгышлар ясадылар. Театрга багышланган шигырьләр сөйләделәр, спектакльләрдән матур-матур җырлар башкардылар. Бик күңелле һәм мавыктыргыч тамаша булды.
-
Фатих Кәрим –фронтовик шагыйрь. 24.01.2019

Гынвар аенда фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең туган көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә шуңа багышлап зур әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Анда укучылар Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән ташыштырдылар. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, фронттан язган хатларын укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Бик мәгълүмати һәм тәрбияви чара булды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.01.2019

21 нче гыйнвар көнне 9, 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булды. Барлык ата-аналар да катнашты. Җыелышта укучыларның 1 нче яртыеллыкта үткәрелгән сынау тестированиеләренең нәтиҗәләре; район күләмендә үткәрелгән тест эшләренең нәтиҗәләре презентацияләр рәвешендә күрсәтелде. ЕГЭ һәм ОГЭ расписаниеләре белән таныштырылдылар. 9 нсы сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган телдән аралашу (әңгәмә) процедурасы турында аңлатылды. Үткәрү вакыты, урыны, тәртибе, үткәрү методикасы аңлатылды. Укучыларга заявлениеләр, ата-аналарга согласиеләр яздырылды.
-
Доброта спасёт мир 30.12.2018

“Укучының мәдәни көндәлеге” порталы уздырган “Доброта спасёт мир” видео бәйгесендә катнашып мәктәбебез укучысы Сабирҗанова Язилә җиңү яулады һәм Казан Кремлендә урнашкан “Манеж”күргәзмәләр залына “Кыш бабай һәм барысы,барысы”яңа ел тамашасына чакыру билеты белән бүләкләнде.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 29.12.2018

«Укучының мәдәни көндәлеге” порталында бәйгеләр оештырыла. Бу бәйгеләрнең беренче этабында мәктәбебез укучылары да җиңүчеләр булдылар. 4нче сыйныф укучылары Сабирҗанова Язилә һәм Сәмитова Алинәләр Татарстан Республикасы Президенты катнашлыгында уза торган Чыршы бәйрәменә чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Афәрин,кызлар!!!






