Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәме. 09.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы зурлап бәйрәм ителде. Бердәнбер сугыш ветераны Котдус бабай һәм тыл хезмәткәрләре өчен укучыларыбыз бик матур концерт күрсәттеләр. Авылыбыз һәм мәктәбебез җитәкчеләре аларны Бөек бәйрәм белән котладлар һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
Эх күңелле өмәсе... 08.05.2018

“ЭКО-Весна” икеайлыгы кысаларында безнең мәктәп коллективы да өмәгә чыкты. Мәктәбебезнең тирә-ягын чүп-чардан чистарттык; мәктәп бакчасын яшелчәләр утыртырга әзерләдек. Көн бик матур һәм җылы иде. Бердәм булып һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләве бик күңелле һәм кызык булды. Тирә-ягыбыз ялт итте
-
Социально-психологическое тестирование 04.05.2018

Обучающиеся 6,7,8 классов участвовали в социально-психологическом тестировании и мониторинге психологической безопасности образовательной среды в МБОУ «Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ»
-
НПК имени Л.Н.Тостого 30.04.2018

28 апреля на базе гимназии №7 города Казани прошла ежегодная научно-практическая конференция имени Л.Н.Толстого Хайруллин Р. , ученик 8 класса нашей школы занял первое место с работой " Эдуард Асадов - непризнанный поэт "
-
Бакый Урманче музеенда 30.04.2018

Шигырь бәйрәмендә җиңүче укучыларыбыз Күл Черкен авылындагы Бакый Урманче музеена бардылар. Анда алар музей белән таныштылар, “Тукай һәм Б.Урманче халык сәнгатендә” дигән түгәрәк өстәлдә катнаштылар, “Тукай әсәрләре Б.Урманче иҗатында” дигән видеофильм карадылар. Рухи баеп кайттылар.
-
Сәламәт булыйк! 30.04.2018

Мәктәбебездә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәт бул!” Бөтенроссия акциясе бара. Аның кысаларында укучылар өчен “Туберкулез-безнең дошман” темасына әңгәмәне ФАП фельдшеры Гарафетдинова Рузилә үткәрде. Ул авырудан саклану чаралары, прививканың файдасы турында укучыларга күп мәгълүмат бирде.
-
Тукай-шигъри чишмәбез. 26.04.2018

26 нчы апрельдә Буа шәһәренең культура йортында сәнгатьле шигырь укучыларның бәйгесе булды. Мәктәбебез укучылары бу бәйгедә җиңүчеләр булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Тукай иҗаты сезне тагын да зуррак уңышларга рухландырсын!
-
26 нчы апрель-сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. 26.04.2018

Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз, Аебыз.
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
Г.Тукайның туган көнен 5,7 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Тукай-безнең йөрәкләрдә” дигән балалар иртәсе белән билгеләп үттек. Укучылар аның шигырьләрен, мәсәлләрен сөйләделәр.
-
Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә 26.04.2018

Тукай туган көнгә багышлап, башлангыч сыйныф укучылары да Г.Тукайның үзләре яраткан шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде.
-
Парламент сәгате -2018 24.04.2018

Россия парламентаризмы көне уңаеннан мәктәбебездә "Парламент сәгате" узды. Ул Россия Федерациясе Советы оешуга 25 ел тулу уңаена багышланды .






