Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Без бергә 05.04.2018

“Без бергә” республика балалар фестиваленең муниципаль этабында Хәйруллин Рәсим “Художественное чтение” номинациясендә катнашты.
-
Без бергә 05.04.2018

“Без бергә” республика балалар фестиваленең вокал номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Хасанов Ранил халкыбызның “Сандугач, күгәрчен” җырын башкарды
-
Университет талантов 05.04.2018

Состоялся тренинг с победителями олимпиад по выстраиванию индивидуальной траектории развития в лицее-интернате. Из нашей школы участвовала ученица 10 класса. Модераторы-сотрудники “Университета талантов”.
-
Безнең уңышлар. 04.04.2018

Башлангыч сыйныф укучылары ЦВР тарафыннан төрле темаларга үткәрелә торган рәсем бәйгеләрендә бик актив һәм теләп катнашалар: “Зеленая планета”, “Дорога БЕЗ опасности”, “В ожидании Весны”, “Книжные иллюстрации”, “Сохраним природу Татарстана”. Һәм җиңүчелр булалар, призлы урыннар алалар. Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә, балалар.
-
Эвакуация 04.04.2018

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан укучылар белән профилактик чаралар үткәрелде. Аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Мәктәптә эвакуация үткәрелде. Өлкәннәр тарафыннан запас эвакуацион чыгу юллары, укыту кабинетларында, ашханәдә, спортзалда, подвалда техник куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тикшерүләр үткәрелде. Мәктәп тирәсе кардан чистартылды.
-
Киләсе уңыш өчен.
03.04.2018
Яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерү өчен парникта әзерлек эшләре алып барабыз. Дым туплау максатыннан, парник эченә кар тудырдык. Ул эрегәч, туфрагын йомшартабыз. Озакламый рассадаларны да парникка чыгарырбыз.
-
2 нче апрель-Халыкара балалар китабы көне 02.04.2018

Мәктәбебездә балалар китабы көненә багышлап, “Китап – минем дустым” дигән кичә үткәрелде. Анда 7 нче сыйныф һәм башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты.
-
ЭКО-ЯЗ 2018 02.04.2018

1 нче апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлыгы башланды. Шул хәрәкәткә кушылып, мәктәбебездә без дә чистарту эшләрен башлап җибәрдек. Иң элек мәктәп тирәсендәге карларны тараттык. Кардан арынган территорияне чүп-чардан чистартабыз.
-
Кояшлы ил 31.03.2018

Якташ шагыйребез Әхмәт Рәшит иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциядә укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Быел да Яңа Чәчкап урта мәктәбе базасында оештырылган конференциядә 9 укучы катнашты. Алар төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, җиңүчеләр булдылар, призлы урыннарны яуладылар.
-
Барысын да белергә телим 27.03.2018

27 март көнне Буа шәһәренең 5 номерлы гимназиядә "Барысын да белергә телим" төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.3 сыйныф укучысы Сабирзянова Язилә һәм 4 сыйныф укучысы Шарафутдинова Алсинәләр уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булдылар.






