Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2018

6 нчы март көнне традицион “Ягез әле, кызлар!” бәйрәм-конкурсы үтте. Быел ул үзенчәлекле итеп оештырылды. Безгә кунакка ярышырга Яңа Чәчкаб урта мәктәбе кызлары килде. Алар “Татар кызлары” Аксу урта мәктәбе кызлары “Аксу кызлары” дигән исем астында ярышып, матур бәйрәм оештырдылар. Конкурска бик матур биремнәр кертелгән иде. Һәр ике команда кызлары да бик оста чыгыш ясадылар. Ләкин “Аксу кызлары” талантлырак, җитезрәк, булдыклырак булып чыктылыр һәм алдынгылыкны бирмәделәр. Афәрин, кызлар!
-
Җиңүче чаңгычылар 05.03.2018

3 нче март көнне Югары Лащи мәктәбе базасында Миләүшә Зарипова истәлегенә багышлап үткәрелгән чаңгы ярышында 8 нче сыйныф “Яшьармиячеләре” призлы III урынга лаек булдылар.
Афәрин, егетләр!
-
НПК имени Толстого 05.03.2018

2 марта в школе имени Вахитова прошла XVIрайонная научно -практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого . Ученик 8 класса Хайруллин Расим занял 2 место в номинации "Исследования ,посвященные писателям- юбилярам" на тему "Эдуард Асадов - непризнанный талант"- исследовательская работа .
-
Беренче хәрби документ 02.03.2018

10 сыйныф укучысы Ахметзянов Раушанга бернче хәрби документ тапшырылды .
-
Үз уеным 01.03.2018

Мәктәббебездә химия атналыгы кысаларында “Үз уеным” бәйгесе үтте. Анда 9-11 сыйныф химия фәнен сөюче укучыларыбыз “Алтын” һәм “Көмеш” командалары туплап үз белемнәрен сынадылар. Ярыш бик кызык үтте. Иң югары балл белән “Алтын” командасы җиңде.
-
Табигать белгечләре 01.03.2018

“Табигать белгечләре” бәйгесендә катначучы 7 сыйныф укучылары “Мәтрүшкәләр” һәм “Ромашкалар”га бүленеп ярыштылар. Экологик промлемалары чишү юлларын эзләделәр. Ярыш “Ромашкалар” ның җиңүе белән тәмамланды.
-
“Химия патшалыгы” иле 01.03.2018

Мәктәбебездэ “Химия патшалыгы” иленә багышлап төрле проектлар якланды. “Химия косметикада”, “Химия авыл хуҗалыгында”, “Химия азык- төлек промышленностендә” темаларга багышлап укучылар үзләре әзерләгән презентацияләрен күрсәттеләр.
-
Рәсем конкурсы 01.03.2018

Атналык дәвамында башлангыч һәм урта сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы булып узды. 3 сыйныф укучылары иң активлары булып нәтиҗә ясалды
-
Татмедиадан бүләк 28.02.2018

Буалыларга “Татмедиа”дан бүләкләр тапшырылды. Кызыксындыру бүләгенә Аксу авылыннан Алинә лаек булды. Өченче сыйныфта укучы кыз укырга бик ярата. Әти-әнисе аңа “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар”, “Сәхнә”, “Ялкын” журналларын алдыра. Алинә әлеге басмалар үткәргән төрле конкурсларда да теләп катнаша һәм бүләкләр ала.
-
Яшь химиклар 28.02.2018







