Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
19 нчы май-кече сабантуй 21.05.2018

19 нчы май Пионерия туган көн уңае белән кече сабантуй үткәрелде. Укучылар өчен төрле спорт уеннары һәм кызыклы ярышлар оештырылды. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, сулы чиләкләр белән йөгерү, бүләк кисү һ.б. Соңыннан тәмле ризыклары белән бергәләшеп сыйландылар.
-
“ Скворечник-общежитие” 19.05.2018

Районыбыз тарафыннан оештырылган “лучший скворечник-общежитие” конкурсында 2 нче урынга лаек булдык. Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләндек.
-
Театрга сәяхәт. 19.05.2018

19, 23 нче май көннәрендә укучыларыбыз Буага театрга бардылар. Барлыгы 34 укучы катнашты. Тамашалар балаларыбызга бик ошады.
-
Юнармиячеләр аллеясы 17.05.2018

Мәктәбебез юнармиячеләре авылыбыз янәшәсендә "Юнармиячеләр аллеясы " утыртты . Барысы 250 төп ёлка һәм пихта агачларыннан торган урынны алар су сибеп җәй буе тәрбияләп торачак .
-
Экология һәм без 16.05.2018

17 нче тапкыр үткәрелә торган район экологик конференциясендә быел да уңышлы чыгыш ясап, 10 нчы сыйныф укучысы Нәргизә лауреат исеменә лаек булды. Тирә-ягыбызны чиста, саф тотарга омтылыйк; табигатебезне саклыйк.
-
Гаиләм-җылы, нык оям 16.05.2018

Буа туган як музее тарафыннан 15 нче май-Гаилә көненә багышлап “Крепкая семья” проекты астында үткәрелгән сочинениеләр конкурсында 10 нчы сыйныф укучысы Нәргизә уңышлы чыгыш ясап 2 нче урынга лаек булды һәм диплом, китаплар белән бүләкләнде. Һәр балага да тигез, тыныч, нык, тату гаиләдә яшәргә язсын.
-
Олимпиадада җиңүчеләрне зурладылар 16.05.2018

16 нчы май көнне район һәм республика этапларында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне зурладылар. Тантана район мәдәният үзәгендә үтте. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты буенча җиңгән 2 укучы (10, 11 нче сыйныф) чакырылды. Аларга район администрациясенең рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. Балаларыбызны шулай зурлаган администрация һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләренә зур рәхмәт!
-
Өмә дәвам итә. 14.05.2018

Укучылар мәктәп тирәсен чистартуны дәвам итәләр. Тирә-якны чүп-чардан арындыралар, чәчәк түтәлләре ясыйлар.
-
Юнармия алга ! 14.05.2018

8 май көнне мәктәбебезнең алдынгы "Юнармия" челәре район үзегендә "Юнармия" штабы алдында үзләренең ел буе эшләгән эшләре буенча отчет тотылар . Безнең оешма районда иң алдыгылар рәтендә икәнлеген дәлилләп грамота алып кайтты. Отчеттан соң укучылар Ватан Сугышында һәлак булган райондашлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар .
-
Үлемсез полк. 09.05.2018

“Үлемсез полк” акциясендә укучыларыбыз һәм укытучылар зур горурлык хисләре белән катнашалар. Быел да һәркем үзенең фронтовик бабасының фотоларын күтәреп һәйкәл янына җыелды. Шуннан тигез сафларда авыл урамнары буйлап уздылар.






