Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсының II туры. Дәрестән тыш чара. 29.12.2018

Конкурс дәвам итә. Дәрестән тыш чараны безнең укытучыбыз Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча “Рәнҗетмикче әнкәйләрне!” дигән темага үткәрде.
-
Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне зурладылар. 28.12.2018

27 нче декабрь көнне Россия һәм республика фән олимпиадаларынын муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны котлау һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу зур тантанада рус теле һәм татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән җиңү яулаган 2 укучыбыз да катнашты. Җиңүчеләр хөрмәтенә бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Укучылар өчен гаять шәп тамаша булды, без бик канәгать. Балаларыбыз хезмәтен шулай зурлаган өчен бу чараны оештыручыларга, район һәм РОО җитәкчеләренә, методистларга зур рәхмәт. Яңа елда да уңышларыбыз күп булсын. Укучыларыбызга тырышлык, тел ачкычлары, зиһен аеклыклары телибез.
-
Педсовет 28.12.2018

28 нче декабрьдә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча педсовет утырышы үтте. Анда укучыларның өлгереше, тәртибе, ирешкән уңышлары турында сөйләштек. Пробный ЕГЭ, ОГЭ нәтиҗәләре турында фикер алыштык. Имтиханнардагы үзгәрешләр турындагы документлар белән таныштык. Олимпиадаларда ирешкән уңышларыбыз һәм җитешсезлекләребез турында фикерләштек. Икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләдек.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2018

25 нче декабрь көнне мәктәбебездә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Ул башлангыч сыйныф укучыларының ёлка бәйрәме белән башланды. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызына бик матур җырлар, шигырьләр, күмәк биюләр әзерләгәннәр иде. Бәйрәмне карарга әти-әниләр дә килде. Балаларга Яңа ел күчтәнәчләре дә өләшенде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Кышкы каникуллар... 26.12.2018

Кышкы каникуллар башланды. Укучыларга тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урамда, юлда, төрле җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен исләренә төшереп класс сәгатьләре үткәрелде, гомуми линейкага җыелып сөйләштек, махсус журналларга куллар куйдырылды. Каникул көннәрен кызыклы да, файдалы да һәм куркынычсыз да итеп үткәрү юллары турында аңлатылды. Балаларның исәнлеге, куркынычсызлыгы, иминлеге өчен әти-әниләрнең дә җаваплы икәнлекләре искәртелде. Имтиханнарга, олимпиадаларга әзерләнергә кирәклекне дә онытмаска кушылды.
-
Бал-маскарад 25.12.2018

Урта һәм югары сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәмен тагын да дәртлерәк җырлар, биюләр, уеннар белән бизәделәр. Алар махсус программа буенча әзерләнгәннәр иде. Кыш бабай белән Кар кызын эзләп-табып бәйрәмгә алып килүләре турында видиоролик эшләп, сюрприз да күрсәттеләр. Яңа ел һәркемгә уңышлар, шатлыклар гына алып килсен.
-
Лотерея уеннары 24.12.2018

Һәр елны традицион рәвештә мәктәптә лотерея уеннары оештырыла. Быел да бу уен читләтеп үтмәде. Укучылар бик матур бүләкләр оттылар. Ә төп сюрприз-бүләк - -әтәч Ильназга чыкты.
-
Знаешь ли ты Законы своей страны? 20.12.2018

Юнармейцы изучают Конституцию РФ.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. 17.12.2018

Кыш бабай белән Кар кызын каршылап, сыйныф бүлмәләрен бизәдек, матур-матур плакатлар ясадык, ёлкалар бизәдек.
-
Салават тагын җиңүчеләр рәтендә. 15.12.2018

15 нче декабрьдә Түбән Наратбаш мәктәбе базасында милли көрәш буенча ярыш үткәрелде. Салават бу көрәштә икенче урынга лаек булды. Афәрин, Салават!






