Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Сталинград сугышында - һәркем батыр 07.02.2018

Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан "Сталинград сугышында - һәркем батыр " дигән тема астында кичә узды . Кичәдә "Сталинград " фильмы күрсәтелде.
-
Укытучылар спартакиадасы 05.02.2018

Укытучылар Спартакиадада төрле спорт ярышларында катнаштылар.
-
Студентлар белән очрашу 05.02.2018

1 нче февраль көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Кичәгә үткән ел һәм алдагы елны мәктәпне тәмамлап Казан ВУЗларында укучы яшьләр килгән иде. Алар укучыларны үзләре укый торган ВУЗларда уку тәртипләре, студент тормышы, үзләренең уңышлары, укулары турында сөйләделәр. Бүгенге укучыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр, тырышып укырга, һәр эштә актив булырга чакырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Сөйләшү матур җырлар белән аралашып барды. Кичә бик җанлы үтте, чын мәгънәсендә ихластан сөйләшү булды.
-
Күңелле стартлар. 31.01.2018

Хәрби-патриотик айлык программасы кысаларында мәктәп спортзалында башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан күңелле спорт уеннарыннан төзелгән “Күңелле стартлар” дигән ярыш булды. “Лачыннар” һәм “Бөркетләр” командалары ярышты. Укучылар тырышып уйнадылар; беренче сыйныф укучылары да командаларына кызыллык китермәделәр. Нәтиҗәдә 35 әр очко җыеп, командаларның икесе дә җиңүче булды. Афәрин, балалар! Спортны яратыгыз, сау-сәламәт булып үсегез!
-
Китап укучылар бәйрәме. 30.01.2018

Авыл китапханәсенә йөреп иң күп китап укучыларның “Китап-галим, телсез мөгаллим” дигән темага зур әдәби кичәсе булды. Ул авыл китапханәсе мөдире җитәкчелегендә авыл мәдәният йортында үтте. Кичәдә барлык укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнашты. Ә иң күп китап укучы балалар һәм аларның әниләре командаларга берләшеп, сорауларга җаваплар, җырлар башкару, әкият-спектакльләр уйнау формасында ярыштылар. Командаларның исемнәре “Бердәмлек”, “Дуслык”, “Татулык”иде. Һәр 3 команда да матур уен күрсәттеләр һәм тигез баллар җыйдылар. Күп китап укучы балаларга грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем канәгать булды. Китапны яратыгыз һәм укыгыз!
-
Ленинград оборонасы 29.01.2018

Ленинград оборонасы - Бөек Ватан сугышы чорының иң дәхшәтле һәм батырлык үрнәге булган хәтирәсе. Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә Ленинград блокадасын өзү көне билгеләп үтелде.
-
Сабантуйда кунакта 28.01.2018

Мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Алинә “Инстабәйге” республика конкурсы җиңүчесе буларак, 24 нче гыйнвар Казанга бүләкләү тантанасына барып кайтты.
-
“Мой домашний кукольный театр” конкурсы җиңүчесе 28.01.2018

“Мой домашний куколный театр” конкурсында җиңү яулап, 3 сыйныф укучысы Алинә “Әкият” курчак театрында кунакта булып кайтты.
-
Выставка рисунков 27.01.2018

Была организована выставка рисунков. Учащиеся с 1-5 классы нарисовали иллюстрации к рассказам Л.Н.Толстого.В течение года в школе будут организованы тематические выставки о творчестве прозаика. Также пройдут школьные конференции и конкурсы на тему творчества великого романиста.
-
Год Льва Толстого 26.01.2018

26 января в нашей школе состоялось официальное открытие Года Льва Толстого.
Учащиеся старших классов показали мероприятие посвященное к творчеству Л.Н.Толстого.






