Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы 07.09.2017

Республика тарафыннан 25 нче августан-25 нче сентябрь кадәр “Куркынычсызлык айлыгы” дип игълан ителде.
-
Терроризмга каршы бергәләп 03.09.2017 Бүгенге көндә барлык дөнья кешеләре терроризмга каршы көрәштә берләште.“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне”дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, мәктәбебездә "Терроризмга каршы бергәләп" дигән тәрбия чаралары үтте. Укучылар белән төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.

-
Яңа уку елы башланды 01.09.2017 Бездә бүген зур бәйрәм. Белем бәйрәме! Балалар кайта мәктәпкә Хушлашып җәйләр белән. Көзге чәчәкләр һәммәсен Тәбрикли бәйрәм белән. Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Быел мәктәбебез бусагасын 4 укчы тәүге кат дулкынланып һәм шатланып атлады. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы - һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен.

-
Яңа уку елына мәктәпне хәзерләү 03.08.2017 Җәйнең соңгы аена кердек, укучыларның каникуллары да тәмамлану алдында. Бу көннәрдә Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге, район хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган комиссия муниципаль мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына һәм кышкы ягу сезонына әзерлеген тикшерә.

-
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!“ акциясе 01.08.2017 Уку елы алдыннан аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылучы “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу акциягә безнең мәктәп коллективы да кушылды

-
Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез 25.05.2017 Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез. Рәхмәт Сезгә, абый, апалар. Кичерегез безне кайчагында, Эшләгәнгә ялгыш хаталар. Вакыт җитте, очабыз кошлардай, Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар. Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез, Сез шуңа да бик, бик якыннар. Без киткәчтен юксынырсыз әле, Сагынырсыз таныш йөзләрне. Онытмабыз якты кояш кебек, Нур сирпегән Сезнең күзләрне. Энем, сеңелем дигән сүзләрегез, Назлар булып керде күңелгә. Акыл җимешләрен өләштегез, Җитсен диеп бөтен гомергә.

-
Пионер туган көне 20.05.2017 Пионер туган көннең 95 еллыгы уңаеннан 20 нчы май көнне укучылар Пионер туган көнен табигать кочагында билгеләп үтте. Бу чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, традицияләрне саклау. ЗДВР Гатауллина И.Х. укучыларны пионер туган көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннан соң балалар ике командага бүленеп, җитезлектә, кыюлыкта, тизлектә ярыштылар.

- Бөек Җиңүгә -72 ел 09.05.2017 Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан быел да авылыбызда бик матур чаралар узды. Кызганычка каршы барлык сугыш ветераннарыбыз да инде вафат. Шулай да әлеге бәйрәм көне белән уртаклашырга барлык тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырулы иделәр. Бәйрәм уңаеннан барлык кунаклар тирән эчтәлекле, хәтирәләрне яңартучы әдәби-музыкаль кичә карап хозурландылар. Бәйрәм чараларын дәвам итеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелискка венок салдык. Бер минут тынлык вакытында һәркемнең карашында шушы тыныч көннәр, саф һавабыз, ачык күк йөзебез өчен сугыш афәтен кичүчеләрнең барысына да рәхмәт чаткылары чагылып торды...
-
Тукай көннәре 29.04.2017

Мәктәптә 24-29 апрель көннәрендә Г. Тукайга багышланган татар теле атналыгы булып үтте. Атналык кысаларында Г. Тукай иҗатына багышланган рәсем конкурсы, шигырь бәйрәме, викторина һәм күргәзмәләр әзерләнде. Җаваплы укытучы Латыпова Ф. Р.
-
V район математика конференциясе
28.04.2017
Буа шәһәре № 1 урта мәктәбе кысаларында үткәрелгән V район математика конференциясендә катнашып 5 сыйныф укучысы Гатауллина И. - 3 урынга, 8 сыйныф укучысы Гамирова Г. - 1 урынга лаек булдылар. Уңышлар сезгә, укучылар!










