Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Пионер туган көне 19.05.2016

Быел ТАССР пионер оешмасына 93 ел тула. УЛ 1923 нче елның 5 июлендә барлыкка килгән. Безнең мәктәп укучылары ел саен пионер оешмасының туган көнен билгеләп үтәләр. Батыр, герой пионерлар турында, пионерларның законнары, тантаналы вәгъдә бирүләре, символлары, җырлары, атрибутикалары турында тәрбия сәгатьләре, укучылар җыеннарында әңгәмәләр, “Пионерская правда”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына күзәтүләр алып барыла.
-
Тату гаилә серләре 14.05.2016

Халыкара гаилә көне уңаеннан , мәктәптә гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау традицияләрен дәвам итеп, “Безнең тату гаилә серләре” дигән ачык сыйныф сәгате булып үтте.
-
Ышаныч телефоны ничек эшли? 11.05.2016 үгенге көндә Россиядә 280 ышаныч телефоны эшли. Көн саен бу телефоннар буенча 500 мең бала мөрәҗәгать итә. Россия ышаныч телефоннарының халыкара берләшмәсенә вәкил буларак кергән. 2010 елда Россиядә 8-800-2000-122 номеры буенча Бердәм ышаныч телефоны эшли башлады. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. 11.05.2016. көнне 5-9 сыйныфларда "Ышаныч телефоны ничек эшли?" дигән темага сыйныф сәгатьләре булып үтте.

-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 10.05.2016 Илебезнең 70 төбәгендәге 600 меңләп укучыга математика һәм рус теленнән сынау узарга туры киләчәк.

-
Бөек Җинү көне 07.05.2016

Бөек Җинү бәйременә багышлап мәктәп укучылары коллективы белән тантаналы митинг үтте.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 05.05.2016 Мәктәп яны тәҗрибә участогында май башыннан кызу эш башланды. Укучылар бакчаны чүп-чарданчистарттылар, яшелчәләр, чәчәкләр утырттылар. "Мәктәпкә чәчәк бүләк ит!" акциясендә дә теләп катнаштылар укучылар.

-
Открытый урок по курсу «Основы безопасности жизнедеятельности» 29.04.2016 29 апреля в школе учитель ОБЖ Залялетдинов Рустем Зуфарович провел открытый урок по курсу «Основы безопасности жизнедеятельности». Ученики и учителя школы посмотрели презентацию «Чернобыль. Авария и её последствия».Ученики посмотрели видеофильм «30-летие катастрофы на Чернобыльской АЭС»

- Габдулла Тугай шигырь бәйрәме 26.04.2016 26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Безнең мәктәптә дә бүген шигырь бәйрәме булып узды.
-
Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фондыннан 20.04.2016 Бүген укучылар "Вамин" Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фондыннан Габдулла Тукай тормыш юлы хакында видеофильм карадылар.

-
Район математика конференциясе 19.04.2016 Бүген Буа шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәбендә укучыларның Район математика конференциясе булып узды. Безнең мәктәптән 8 сыйныф укучылары Вәлиуллина Алия, Замалиева Раилә, 6 сыйныф укучысы Ярмухаметова Эльзира катнаштылар. Ярмухаметова Э. "Минем беренче проектым" номинациясендә 3 урынга лаек булды. Җитәкчеләре математика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф.











