Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Бөтенроссия ирекле "Мәрхәмәтлелек" акциясе 18.04.2016 16-26 апрель көннәрендә мәктәптә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле акциясе бара. Акция кысаларында 1-9 сыйныфларда укучылары белән “Яхшылык дәресе” үткәрелде. Һәр укучы алдына "Без нинди изге эш башкара алабыз?" дигәнсорау куелды.

-
108 минут Гагарин белән 13.04.2016

55 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә могҗиза булган. Кеше, беренче тапкыр, җир атмосферасын үтеп космоска чыкты. Безнең купмиллионлы илебез һәм аның бөек улы Юрий Гагарин батырлык эшләделәр.”Байконур” космодромыннан “Восток” космик кораблендә 9 сәгать 7 минуттан 10 сәгать 55 минутка кадәр 108 минут эчендә җир шарын әйләнеп чыгып Саратов өлкәсе Смоловка авылы янында тукталды. Бүген мәктәптә Юрий Гагаринның тарихи очышына багышланган ,“Гагарин белән 108 минут” акциясе кысаларында чаралар үтте. Әзерләде ЗДВР Гататуллина И.Х.
-
"Парклар маршы 2016" акциясе 12.04.2016 Һәр елны март аенда старт алган “Парклар маршы” халыкара табигатьне саклау акциясе быел 28 мартта башланды. Ул “Табигатьтә һәр җан иясе мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк” шигаре астында үтә. Бүген 5-7 сыйныф укучылары акция кысаларында авыл урамнарын, юл кырыйларын,мәктәп территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, чистарту эшләрендә катнаштылар.

-
Кошлар көне 11.04.2016 Бүген мәктәптә "Безнең канатлы дусларыбыз" дип аталган кошлар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә узды. Әзерләде биология фәннәре укытучысы Ярмухаметова Ч.А.

-
"Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды..."
08.04.2016
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап мәктәптә "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды..." дигән шигырь бәйгесе үтте. 7 сыйныф укучылары Гамирова Г., Самитова А. "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр" дип табылды.
-
Табигатькә сәяхәт 08.04.2016

Табигатьне саклау проблемалары белән безнең мәктәптә балалар кечкенәдән үк танышалар, үткәрелгән чараларда актив катнашалар, табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә теләп кушылалар. Бүген 1-5 сыйныф укучылары туган авылыбызның табигатен, географиясен,экологик проблемаларын өйрәнү нигезендә, Бола елгасы буена сәяхәткә чыктылар. "Фәнне авыр үзләштерүче укучылар да табигать матурлыгына сокланып, алар турында кызыклы информацияләр тыңлап үз фикерен әйтә, чагыштырып аңлатма бирә алалар, сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар. Һәр экскурсиядә алган мәгълүматлар,күзәтүләр, фикерләү дәресе, акыл үстерү дәресе булып тора" - дип әйтә башлангыч сыйныф укытучысы Гатауллина И.Х.
-
Район экологик конференциясе 08.04.2016 8 апрель көнне Буа шәһәре Р. Сәгъдиев мәктәбе базасында укучыларның 15 нче район экологик конференциясе узды. 6 сыйныф укучысы Ярмухаметова Э. "Туган як экологиясе" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.

-
Мы готовы к ГТО 07.04.2016 7 апреля 2016 года в школе была проведена акция «Мы готовы к ГТО». Акция была проведена в форме спортивного мероприятия. Перед выполнением норм Комплекса ГТО был организован просмотр видеосюжетов, объясняющих особенности каждого вида испытаний. Была организована беседа об исторических аспектах создания Комплекса ГТО, его атрибутике, о соответствующих возрасту видах испытаний и нормативах к ним.

-
2019 елда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда уздырылачак
07.04.2016
Билгеле булганча, 2019 елда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда уздырылачак. Әлеге ярышларда IT-технологияләр буенча Россия данын яклаячак яшь белгечләрне Казанда әзерләргә җыеналар.7 апрель көнне 8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Латыйпова Ф.Р. белән берлектә эшче профессиясен үстерү максатында үткәрелгән "Яшь профессионаллар" регион ара чемпионатка бардылар.
-
Һәркөнне яхшылык кыл! 01.04.2016 Бүген мәктәптә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдән җыелган акча Буа катрлар йортындагы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тотылачак. Ярминкәдә барлык класслар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады.











