Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Укучының мәдәни көндәлеге 16.09.2016 Моннан өч ел элек мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге“ дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.Яңа уку елыннан www.культурныйдневник.рф сайтында интерактив балалар халык картасы барлыкка киләчәк. Анда укучылар - Татарстанның бердәм мәдәни командасы мәдәният учреждениеләренә барулары, үз шәһәр яки районнарында уза торган мәдәни чараларда катнашуы турында сөйли, фотоларын куя, үз сыйныфы, мәктәбе яки гаиләсе командасын терки ала.

-
Татарстан Варислары берлегенең туган көне 15.09.2016

15 сентябрь Татарстан Варислары берлегенең туган көне. Шушы уңайдан укучылар варислар иленә сәяхәт ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатауллина И.Х. пионер оешмасының тарихы белән таныштырды. Укучылар Варислар оешмасының максатын ачыкладылар. Варисларныңи девизлары, лозунг һәм символлары турында тирәнтен белделәр. Ахырдан “Син беләсеңме?” дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Бәрәңге уңышы 07.09.2016 Мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы җыеп алынды.

-
Китапханәдә кунакта 06.09.2016 6 сентябрь көнне Бик-Үти авыл китапханәсенә башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кунакка килделәр. Китапханәче Гөлсирин апалары балаларны китапханәдә булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеген аңлатты, китапларның төрләре белән таныштырып үтте. Матур-матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар балалар күңеленә хуш килде. Балалар китаплар да яздырып алдылар. Китапханәбезгә мондый экскурсияләр оештырылуга, укучыларның китаплар белән кызыксынуларына без бик шатбыз!

-
"Без бергә!" 03.09.2016 3 сентябрь көнне Бик-Үти авыл китапханәсендә Терроризмга каршы көрәш көне кысаларында Беслан корбаннарына багышланган “Без бергә” исемле хәтер сәгате узды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары белән 12 ел элек Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз барды. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак булды, 800 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Бик-Үти мәктәбе укучылары һәлак булганнарның истәлегенә шарлар һәм кәгазъдән ясалган күгәрченнәр очырдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

-
Көзге кросс 02.09.2016

-
Белем көне 01.09.2016

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп кабат ачтык мәктәп ишеген, олы юлга алып чыккан йортым, син бит безнең белем бишеге.
-
Балалар яклау көне 01.06.2016 Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.

-
Казанга сәяхәт 30.05.2016

30 май көнне безнең мәктәп укучылары башкалабыз Казанга сәяхәткә бардылар. Казанның төрле истәлекле урыннарына экскурсия ясадылар, Фан 24-тә күңел ачтылар. Бу сәяхәттән укучылар канәгать калылар.
-
Балалар Сабантуе 28.05.2016

Уку елының соңгы көнендә традиция буенча ел саен укучылар, укытучылар белән берлектә мәктәп стадионында Сабантуй уткәрелә. Быел да Сабантуй мәйданында төрле уеннар (капчык киеп йөгеру, кашык белән йомырка ташу, скакалка сикеру, бүләк кису, аркан тартышу һ.б.) уйнадылар. Җыр - моңга сәләтле укучыларыбыз да бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр.










