Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Ният" театр фестивалендә 28.04.2017

8-9 сыйныф укучылары Т. Миңнуллинның "Аерылабыз - хуш инде!" спектакле белән Буа Драма театрында һәр елны үткәрелә торган "Ният" фестивалендә катнаштылар.
-
Бердәм экологик дәрес 19.04.2017 Халыкара экологик белем бирү көнендә мәктәбебездә “Бердәм экология дәресе“ узды. Дәресне биология укытучысы Ярмухаметова Ч. А. үткәрде.

- Һәйкәлләргә юл 18.04.2017 “Язгы изгелек атнасы” бөтенроссия ирекле акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Биек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлне чистартуда катнаштылар.
-
Тыл ветераннары белән очрашу 17.04.2017 “Язгы изгелек атнасы” бөтенроссия ирекле акция кысаларында мәктәпнең 5-6 сыйныф укучыларыннан торган "СМС-отряд" Бик-Үти авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераннары белән очрашу оештырдылар. Укучылар ветераннарга концерт номерлары күрсәттеләр.

-
"Укытучыларның методик компетентлыгын үстерү" темасына район күләмендә БМК 17.04.2017 Бүгенге үзгәрешләр заманы укытучы алдына үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә өзлексез эшләү бурычын куя. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яктан үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Мондый эшне профессиональ дәрәҗәсе югары булган укытучы гына башкара ала.

-
Бердәм экологик диктант 15.04.2017

Бүген мәктәптә 2-9 сыйныф укучылары "Экологик белемнәр көне”ндә беренче экологик диктант яздылар. Экологик диктант үз эченә теоретик һәм гамәли характердагы 35 мәсьәләне ала. Тест биремнәрен, оештыручылар белән берлектә, В.Ломоносов исемендәне Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты студентлары әзерләгән.
-
Космонавтика көне 12.04.2017 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Бүген безне физика укытучысы Сунгатуллин И.А. космик сәяхәткә чакыды.

-
Хуш килдегез, кошкайлар! 03.04.2017 Бүген мәктәптә «Хуш килдегез, кошкайлар» дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм 5-8 сыйныф укучылары арасында викторина формасында узды. Чарада "Сандугач" командасы җиңде.

-
Нәүрүз мөбәрәкбад 29.03.2017

Кышны озатып, язны каршы алган, көн белән төн тигезләшкән мәлдә билгеләп үтелә торган “Хуш киләсең, Нәүрүз” - дип аталган бәйрәм быел каникулдан соң уздырдык.
-
Акыллы каникуллар 23.03.2017 Мәктәптә язгы каникуллар бик файдалы оештырылды: тугызынчы сыйныфлар «Акыллы каникуллар» проекты кысаларында төп фәннәрдән дәүләт имтиханнарына әзерләнә











