Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
- Синең турында җырлыйм, туган җирем! 31.03.2016 "Синең турында җырлыйм, туган җирем" дип аталган туган якны өйрәнү конференциясенең "Якташлар" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап 6 сыйныф укучысы Ярмухаметова Э. 2 урын яулады. Җитәкчесе Ярмухаметова Ч.А.
-
Әхмәт Рәшиткә - 80 яшь 25.03.2016

Якташ шагыйребез Әхмәт Рәшитовнең 80 яшьлек юбилеена багышланган "Кояшлы ил" республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашып 5 сыйныф укучысы Латыпова Азалия 2 дәрәҗә дипломга (җитәкчесе Латыпова Ф.), 4 сыйныф укучысы Гатауллина Илүзә катнашучы сертификатына (җитәкчесе Гатауллина И.) ия булдылар.
-
"Яшь талантлар" бәйгесе 25.03.2016

Буа мәдрәсәсендә "Яшь талантлар" дигән бәйге узды. "Иң яхшы хикәя сөйләүче" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Сәмитова Алинә 2 дәрәҗә диплом, "Иң яхшы җыр" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Гамирова Гөлгенә 3 дәрәҗә диплом (җитәкчеләре Шарапова Ф.Р.), 1 сыйныф укучысы Халилов Ильяс сертификатка (җитәкчесе Вәлиуллина Ф.Ф.) ия булдылар.
-
Спорт сөюче кызлар 23.03.2016

Буа шәһәре "Батыр" спорт мәктәбендә 13-14 яшьлек кызлар арасында спорт аэробикасы буенча ярышлары узды. Безнең мәктәп кызлар командасы 1 урын яулады. Шәхси күрсәткечләре өчен Латыпова Азалия кубок белән бүләкләнде.
-
Нәүрүз мөбәрәкбар 19.03.2016 Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең әби – бабайларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый –хөрмәт җыеп йөргәннәр, шаян такмаклар әйткәннәр. Бүген безнең мәктәптә дә Нәүрүз бәйрәме булды.

-
"Минем мәчетем" бәйгесендә
18.03.2016
Буа мәдрәсендә "Минем мәчетем" рәсемнәр бәйгесе булды. Бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. 6 сыйныф укучысы Бәдретдинова Ландыш 2 дәрәҗә диплом, Ярмухаметова Э., 5 сыйныфтан Латыпова А., Сунгатова З., Сафиуллина Д., 4 сыйныфтан Гатауллина И. катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.җитәкчеләре Шарапова Ф.Р.
-
“Уңышлы эшләүче яшь гражданнар – уңышлы ил!” 16.03.2016 Бүген мәктәптә 5-9 сыйныф укучылары финанс ресурсларын рациональ куллану һәм ваклап сату финанс хезмәтләренә карата дөрес куллану нигезләре белән таныштылар. Россия яшьләренең хәзерге буыны базар икътисады шартларында үз керемнәрен планлаштыру, саклау һәм арттыруның гади күнекмәләрен үзләштерүгә мохтаҗ. “Уңышлы эшләүче яшь гражданнар – уңышлы ил!” девизы астында финанс грамоталылыгы дәресен математика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф. әзерләде.

-
"Әбиемнең серле сандыгы" 14.03.2016 Бүген мәктәптә "Әбиемнең серле сандыгы" исемле дәрестән соң чара булып үтте. Чарада сүз борынгы гореф-гадәтләр, йолалар, бәйремнәр турында барды. Кичә барышында укучылар бишек җырлары җырладылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, татар халык биюләрен башкардылар.

- "Ният" фестивалендә 14.03.2016 Буа дәүләт драма театрының 100 еллыгына әзерлек кысаларында гомуми белем бирү уку йортларының татар балалар-яшьләр театр коллективларының регионара “Ният” фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды. Буалылардан тыш, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия республикалары, республиканың Идел аръягы районнары коллективлары да катнаштылар. Безнең мәктәбебезнең театраль коллективы "Бирнәле кыз" спектаклен сәхнәгә куюлары өчен грамота белән бүләкләнде.
-
Л. Толстой конференциясендә 10.03.2016 10 март көнне Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциясе узды. V сыйныф укучысы Латыпова Азалия "Поэзия" секциясенә катнашып 1 урын яулады. Ул Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап "Я буду улыбаться вам, друзья, и петь вам буду, люди дорогие" эшен тәкъдим итте.











