Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында катнашу 27.02.2015

27 нче февраль көнне безнең мәктәп укучылары Югары Лашчы авылында Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында актив катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар арасында Залялетдинов Ислам (1 нче сыйныф) 4 нче урын, Шиһапов Нәфис (3 нче сыйныф) 5 нче урын алдылар. ( Җитәкчеләре- физик тәрбия укытучысы Низамов М.А)
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2015

Бүген безнең мәктәптә 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үтте. Аны физик тәрбия укытучысы Низамов Мөслим оештырды. Бәйгедә ике команда ярышты. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Һәркем бәйрәмнән канәгатъ калды.
-
21 нче февраль- Туган тел көне. 21.02.2015

21 нче февраль- Туган тел көне уңаеннан мәктәп күләмендә "Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар актив катнаштылар. Кичә эчтәлекле һәм күңелле үтте.
-
"Сказка-ложь, да в ней-намек, добрым молодцам урок" 20.02.2015

20 февраля ученики 6-9 классов инсценировали русскую народную сказку "Василиса Примудрая". Мероприятие посвящено Году Литературы
-
Әфганстан-йөрәк ярасы. 17.02.2015

15 февраль- Әфганстаннан соңгы совет солдаты чыккан көн. Шушы уңайдан безнең мәктәптә "Әфганстан- йөрәк ярасы" дип исемләнгән, 6-7 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә 16.02.2015

16 нчы февраль көнне күренекле патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәне татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы үткәрде. Укучылар сәнгатьле итеп М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.
-
14 нче февраль- Изге Вәли көне. 14.02.2015

Изге Валентин – Гашыйклар көнен аеруча яшьләр зарыгып көтә. Берничә ел элек килеп кергән бу бәйрәмне инде "татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Әлеге бәйрәм мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә хәзер. Традиция буенча безнең мәктәптә матур итеп бизәлгән тартмачык куелды. Аны укучылар бик көтеп алды һәм үзләренең чын йөрәктән язылган валентинкаларын тартмачыккка "яудырдылар" . Тартмачыктагы валенинкаларны санаганнан соң, алар 7 нче сыйныф укучысы Замалиева Раиләдә иң күп икәнлеге билгеле булды (12 валентинка). Аңа төп приз бирелде. Икенче урында- Вәлиуллина Алия (7 сыйныф, 11 валентинка). Егетләр арасында иң күп валентинка Хайруллин Данилда (9 валентинка) булганлыгы ачыкланды.
-
Мәктәптә ОГЭ га әзерлек бара. 06.02.2015

6 нчы февраль көнне мәктәбебездә 9 нчы сыйныфлар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар түгәрәк өстәл янында ОГЭ га әзерлекне уртага салып сөйләштеләр.
-
Викторина по русскому языку "В мире слов" 06.02.2015

Сегодня прошла викторина по русскому языку "В мире слов" среди учащихся VI класса. Победительницей стала Гамирова Гульгена, набравшая самое большое количество баллов
-
Успех в районной научно-практической конференции имени Л.Н.Толстого 05.02.2015

4 февраля прошла районная научно-практическая конференция имени Л.Н.Толстого. Ученица 6-го класса Гамирова Гульгена заняла II место в номинации "Книги-юбиляры"










