Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
ӘЛИФБА бәйрәме 18.03.2014

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген безнең мәктәптә 1 нче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсен уздырдылар. Күптән түгел генә укырга керүләренә карамастан, нәни дусларыбыз инде бик күп төрле һөнәрләр үзләштергәннәр.
Кичәне зур дулкынлану белән әти-әниләр, укытучылар, башка сыйныф укучылары карап утырды. Сыйныф җитәкчесе Вәлиуллина Фәнзилә Фиргать кызының йөзендә үз укучылары өчен горурлык хисен тоеп утырды алар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә 14.03.2014

Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Дүрт дус" дип аталган татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
"Йолдыз сәгате" уены 12.03.2014

Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары 2 командага бүленеп "Йолдыз сәгате" уенында ярыштылар
-
Китап бәйрәме 11.03.2014

11 март көнне Башлангыч сыйныфлар атналыгында "Китап киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылыр китапның роле, дәрәҗәсе, белем бирүе турында һәм аны ничек сакларга икәнен сөйләделәр.
Кичәне башлангыч сыйныф укытучылары оештырды
-
Районная конференция имени Л.Н.Толстого 11.03.2014

В районной конференции имени Л.Н.Толстого ученик нашей школы Хайруллин Данил со своей работой "Я читаю и рисую басни Крылова" занял 1 место в номинации "Писатели-юбиляры".
Руководитель- учитель русского языка и литературы Нигьматуллина Р.Г.
-
"Ягез әле, кызлар!" 06.03.2014

6 март көнне мәктәптә ике команда арасында төзелгән "Ягез әле, кызлар!" ярышы үтте. "Яшьлек" һәм "Елмай" командалары төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бигрәк тә җәйге мода конкурсы кызыклы үтте. Кызлар үзләренең кул эшләренә, аш-су әзерләүгә осталыкларын, зирәклеләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, спорт ярышларында да сынатмадылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Яшьлек" командасы 1 урынга лаек булды. Кызларны бәйрәм белән котлап, егетләр иң матур биюләрен һәм җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәмне оештыручы: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатауллина И.Х.
-
Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында катнашу 05.03.2014

Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында безнең мәктәп укучылары актив катнашты.
-
Чаңгы ярышы 01.03.2014

Физкультура атналыгы кысаларында безнең мәктәптә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында чаңгы ярышы булды. Ярышта укучылар бик теләп катнаштылар. Призлы урын алган укучыларга мәктәп администрациясе грамоталар тапшырды. Ярышны физкультура укытучысы Низамов М.А. оештырды.
-
Урманга поход 26.02.2014

7-9 нчы сыйныфлар кышкы урманга походка бардылар
-
Күңелле стартлар 25.02.2014

Бүген безнең мәктәптә 1-5 нче сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" ярышы булып узды. Укучылар ике командага бүленеп йөгерү, баскетбол тубы йөртү, кәрҗингә туп кертү, эстафета уеннары, обруч әйләндерү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар.Барысы да бик тырышып уйнадылар. Ярыш бик күңелле үтте.
Уен-ярышны физкультура укытучысы М.А. Низамов оештырды
Ярыштан фотолар >>>>>https://edu.tatar.ru/buinsk/b-uteevo/sch/page97557.htm/page1777674.htm










