Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә зур уңышлар, шатлык — куанычлар, озын гомер телибез!
Шушы уңайдан безнең мәктәптә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе булды. 5-9 нчы сыйныф малайлары "Бөркет" һәм "Десантчылар" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Бөркет" командасы җиңү яулады..
Класстан тыш чараны физкультура укытучысы Низамов М.А. үткәрде.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне 21.02.2014

21 февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында бәйге узды. Класстан тыш чараның максаты- туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү. Укучылар "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Тапкырлар" командасы җиңү яулады.
Класстан тыш чараны татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы әзерләде.
Фотолар >>>>>>>https://edu.tatar.ru/buinsk/b-uteevo/sch/page97557.htm/page1766211.htm
-
"Соңгы герой" уены
19.02.2014
Тарих атналыгы үзенең мавыктыргыч вакыйгалары, уеннары белән дәвам итә. Бүген 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашында "Соңгы герой" уены булды. Анда укучылар картадан үз утрауларын табып төрле уеннар уйнадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 18.02.2014

18 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды.
Көн тәртибе
1) 2014 нче елда ОГЭ тапшыру турында информация. (Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Ч.Ә.Ярмөхәммәтова)
2) ГИА (ОГЭ) га әзерлекнең торышы (математика укытучысы Ф,Ф.Салаватуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г.Нигьматуллина һәм татар теле укытучысы Ф.Р.Латыпова )
-
“Халкыбызның күңел бизәкләре” рәсемнәр күргәзмәсе 18.02.2014

-
17-22 февраль- тарих атналыгы 17.02.2014

17- 22 февраль - тарих атналыгы.
-
Укытучылар командасы район чаңгы ярышында 16.02.2014

Бүген безнең мәктәп укытучылары район чаңгы ярышында катнаштылар. Эстафета ярышында команда түбәндәге состав белән чыгыш ясады: Низамова Сөмбел, Латыпова Фирая, Залялетдинов Рөстәм һәм Низамов Мөслим.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган КВН. 15.02.2014

Бүген безнең мәктәптә Муса Җәлил иҗатына багышланган КВН булды. Бу кичә М.Җәлил үрнәгендә гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында балаларның белемнәрен баету, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде.
Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы оештырды.
-
"Кичер кайта алмавымны....." 15.02.2014

Үткән тормышыбызда мәңге онытылмаслык, йөрәккә кан белән язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе Әфганстан җирендә һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Ә бүген Әфганстаннан соңгы солдатлар чыкканга 25 ел вакыт узган көн. Шушы уңайдан мәктәбебездә тарих укытучысы Шәрәпова Ф.Р. җитәкчелегендә "Кичер кайта алмавны..." дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә туган авылыбызның Әфганстанда сугыш елларында хезмәт итеп кайткан Мифтахов Илдар Инсаф улы һәм Шиһапов Рәшит Фидаил уллары турында да күп мәгълүмат бирелде.Тау-таш арасында һәлак булган ватандаш егетләребезне бер минут тынлык белән искә алдык. МӘҢГЕЛЕК ДАН АЛАРГА !!!
-
14 февраль–Изге Вәли–гашыйкларның бер-берләренә мәхәббәтләрен аңлата торган көн. 14.02.2014

Җир йөзендәге мәхәббәт утында янучылар! Сезне "Гашыйклар көне" белән тәбрик итәбез! Әлеге көнне аеруча яшьләр зарыгып көтеп ала. Күптән түгел генә аңыбызга килеп кергән бу бәйрәмне инде “татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Әлеге бәйрәм мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә хәзер. Махсус тартмачыкка чын йөрәктән язылган валентинкаларны "яудыралар" гына укучылар...Мәктәптә бу көннең иң истә калган вакыйгасы Валентинка бирү һәм кабул итеп алудыр мөгаен. Әле ахырдан аларны санаулар, кемдә күбрәк, кайсылары матуррак икәнен ачыклаулар, күпкә шатланып, азга көенеп йөрүләр кемнең генә башыннан үтми икән? Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм шаулап-гөрләп узды. Иң күп валентинкалар егетләрдән- 6 нчы сыйныф укучысы Хайруллин Данилда, ә кызлардан шул ук сыйныф укучысы Замалиева Раиләдә булганлыгы ачыкланды.
Бәйрәмне инглиз теле укытучысы Низамова Сөмбел Ринат кызы оештырды.










