МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Изгелек эшләргә ашык. 23.04.2016

Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам . Бүген 5, 8 нче сыйныф укучылары хезмәт һәм тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларның хәлләрен белделәр, йорт тирә – яннарын җыюда булыштылар.
Ә мәчет янын җыюда 9 нчы сыйныф укучылары активлык күрсәтте.
-
Всемирный День Земли. 22.04.2016

В нашей школе это мероприятие прошло на ура. Под руководством учителя биологии и химии Никитина С.Н. была проведена викторина между обучающимися 8 и 9 класса. Ученики показали хорошие результаты в знании правил охраны окружающей среды.
-
19 апрель –Мәрхәмәтле кино көне 20.04.2016

Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгының дүртенче көне кинога багышланган иде. Бу көнне мәктәптә Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан
“ Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан” – дип исемләнгән кино күрсәтелде.
Соңыннан тарих укытучысы Закиров Илнур укучылар белән әңгәмә үткәрде.
-
20 апреля –день Донора 20.04.2016

Ежегодно 20 апреля в России отмечается один из важных социальных праздников – Национальный день Донора крови. В связи с этим в рамках акции ВНД в нашей школе был организован урок “ Я –донор” .Во время урока было разъяснено значение и важность донорства. Разъяснено количество сдачи крови. Гостями нашей встречи были доноры Хасиятуллова Р.Х., Насибуллина Г.Ф., Миначева Р.Б.
-
“Яздан аерып булмый Тукайны” 20.04.2016

Бөек Тукаебызның 130 еллык юбилее уңаеннан мәктәбебездә план буенча төрле чаралар үткәрелеп тора.
20 нче апрель көнне “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән ачык дәрес булды. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насибуллина Г.Ф. үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация әзерләгән иделәр. Шулай ук викторина сорауларына җаваплар бирелеп шагыйрь турында бик күп мәгълүмат җиткерелде.Дәрестә укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Г.К. апасы Архипова Г.К. Тукайга багышлап иҗат иткән бер-ике шигырен укыды.
Дәрес бик күңелле үтте.
-
18.04.2016

Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгының өченче көнендә “Халыклар дуслыгы” дип аталган дәресләр үткәрелде. 1-6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә “дуслык” төшенчәсенә аңлатмалар бирелеп кенә калмыйча, халыкара дуслыкка карата мисаллар китерелде. Чуваш милләтеннән булган инглиз теле укытучысы Иван Владимирович һәм физика укытучысы Лев Николаевич дәрестә катнашып, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.Чуваш һәм татар халкы арасындагы гасырлар буена килгән дуслык, туганлык турында мисаллар китерделәр. Ике милләт арасындагы охшаш һәм аермалы яклар турында да сөйләделәр.
Соңыннан укучылар дуслык турында язылган сочинениеләрен укыдылар.
-
17.04.2016

Мәрхәмәтле эшләр атналыгы үз эшчәнлеген дәвам итеп, 17 нче апрель көнне “Наркотикларга- Юк!” дип исемләнгән чара узды. Чарада авылның шәфкать туташы Л.Закирова укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә презентация күрсәтү белән бергә үрелеп барды .
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, мәктәптә велоузыш үткәрелде. Узышта барлык сыйныф укучылары да катнашты.
-
15-16 апреля в школе прошел субботник. 16.04.2016

15-16 апреля в школе прошел субботник. На территории школы наводили порядок и чистоту учащиеся 3-9 классов, педагоги и работники школы.
-
“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” 16.04.2016

Мәктәптә Татарстан Республикасы буенча ирекле “Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” һәм “Мәрхәмәтле Татарстан”- дип исемләнгән акция башланып китте. Ул 16 нчы апрельдән 24 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Акция махсус төзелгән план буенча эшне башлап җибәрде
16 нчы апрель - “Мәрхәмәтле башлангычлар көне” - дип аталды. Укучылар, акциягә башкаларны җәлеп итү максатыннан, спорт мәйданчыгында йөгерделәр.
Сыйныф җитәкчеләре сыйныф җыелышларында, ә педагог –оештыручы Д.И.Вилданова мәктәп күләмендә укучыларны атна буе алып барылачак эшчәнлек белән таныштырды.
-
Илһамлыга юл ачык. 15.04.2016

Татар телен , әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту, аларга ярдәм итү максатыннан ел саен”Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздырыла. Бу бәйгедә безнең мәктәптән дә укучылар һәрдаим катнашып киләләр һәм уңышлар яулыйлар. Быелгы бәйгедә дә 5 укучыбыз катнашты. Шулар арасыннан 5 сыйныф укучысы Вилданова Эльвина җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнде һәм Казанда Пирамидада йомгаклау кичәсендә катнашты.










