МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Гомәр Бәшировка- 115
18.01.2016
Мәктәптә яраткан язучыбыз Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан
“Табигать җырчысы” –дип исемләнгән кичә үтте.Монда халык язучысын зурлап искә алу да, яшь буынны язучы һәм аның иҗаты белән таныштыру максаты да куелган иде.Балалар аның иҗаты белән кызыксынулары турында һәм аңа багышланган презентация хакында тасвирлап сөйләделәр.Соңыннан презентацияләрен күрсәттеләр. Укучылар Г.Бәшировның иҗатына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Кичәне мәктәп китапханәчесе Дилүзә Вилданова оештырды һәм үткәрде.
-
Классный час в 5 классе. 15.01.2016

Этот год в республике объявлен годом образования и профориентации. И в связи с этим в школе под руководством Шумилова Ивана Владимировича в 5 классе был проведён классный час с показом презентации на тему «Образование и формирование жизненных планов». Ученикам были предложены ответить на некоторые интересующие их вопросы.
-
Игровая программа для начальных классов. 14.01.2016

В четверг состоялась игровая программа для начальных классов. Они успешно приняли участие в конкурсах. Очень хорошее настроение было у всех присутствующих, даже у выступающих. Детям понравилоь.
-
Викторина для 8-9 классов "Знаешь ли ты Америку?" 13.01.2016

В третий день проводилась викторина для старших классов об Америке. Им были предложены вопросы по этой тематике. Все сражались достойно, но выиграл сильнейший.
-
Викторина "Знаешь ли ты Великобританию?" 12.01.2016

Во второй день недели английского языка состоялась викторина в 6-м классе под названием «Знаешь ли ты Великобританию?». Ученикам было предложено 23 вопроса по изученной теме. Им очень понравилось отвечать на них.
-
Кышның иң матур мизгелләре каникулларда. 11.01.2016

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның кышкы ялы “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән зур чыршы бәйрәме белән башланып китте. Балалар бу бәйрәмгә нык әзерләнеп килделәр. Барлык укучылар да осталыкларын,талантларын күрсәтергә тырышты.Тырышлыклары бушка китмәде: мәктәп коллективына һәм авыл халкына зур бәйрәм булды.
Мәктәп администрациясе һәм укытучыларның, укучыларның тырышлыгы белән мәктәп каршында шугалак ясалды.Анда матур итеп чыршы да бизәп куелгач,беренче көнне үк яше-карты җыелды. Каникул көннәрендә барлык укучылар да диярлек шугалакта кышкы уеннар уйнадылар. Кардан матур итеп төрле сыннар ясау буенча конкурс игълан ителгән иде. Ул сыннар да шугалак янына урнаштырылды.
Планда каралган барлык чаралар да үткәрелде.Шулардан 4 нче гыйнвар көнне 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Күңелле старт” уеннары оештырылды.Аларны физик тәрбия укытучысы Р.А.Замалтдинов һәм педагог- оештыручы Д.И.Вилданова оештырды. Уеннарда барлык укучылар да бик теләп катнашты. Җиңүче итеп “Кар бабай” –командасы билгеләнде. 9 нчы гыйнвар көнне шашка –шахмат уеннары үткәрелде. Ярышны кизү торучы С.Н.Никитин ,физик тәрбия укытучысы Р.А.Замалтдинов оештырды. Балалар арасында 9нчы сыйныф укучылары Р.Т.Хисматуллин,И.И. Ахметзянова җиңүчеләр булды. Уен күңелле һәм кызыктыргыч үтте.
Китапханәче Д.И.Вилданова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.К.Вилданова һәм Г.Ф.Насибуллина бергәләп “Күңел тынычлыгын китаптан табам”дип исемләнгән чара үткәрде.Анда яңа кайткан китаплар белән танышу булды. Мәхмүдинең “Әче балан”исемле әсәренең эчтәлеге белән танышып,фикер алышынды.
Көннәр суык һәм буранлы булу сәбәпле,өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм оештырылды.Низамов Шамилга 8 нче сыныф укучылары Вилданова Дилүзә белән ике мәртәбә барып хәлен белешеп , ишек алларын кардан арчып кайттылар.
Кызганыч,суыклар булу сәбәпле, район музейларына сәяхәт итә алмадык,ләкин уку барышында без анда барырга тырышабыз.
-
Неделя английского языка 11.01.2016

Началась неделя английского языка. Ярко было представлено оформление.
Первый день начался с конкурса чтецов.
-
Конкурс чтецов 11.01.2016

В первый день состоялся конкурс чтецов на английском. В презентационной форме были представлены стихи известных писателей. Ученики с 5 по 9 класс с воодушевлением прочитали отрывки.
-
Хуш киләсең , Кыш бабай! 28.12.2015

Бөтен җирдә, балаларның шат авазларын яңгыратып, Чыршы бәйрәмнәре үтә. Бу көнне өлкәннәр дә үзләрен балалар кебек хис итәдер, мөгаен. Чыршы әйләнәсендә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп бии икән, димәк, мин ялгышмаганмын. Яңа Кәкерле мәктәбе, авыл халкы белән берлектә, Чыршы бәйрәмен үткәреп, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңелләрен күтәрергә тырышты. Еллар имин килсен, дөньялар тыныч булсын иде! Барыгызны да Яңа 2016 ел белән!
-
Общешкольное родительское собрание 25.12.2015

Кичә, ягъни 25 нче декабрьдә, ата-аналарның чираттан тыш гомуми җыелышы булды.Җыелыш Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланган иде.
Мәктәп директоры барлык әти-әниләрне якынлашып килгән бәйрәмнәр белән котлады һәм балаларны бүләкләү турында да әйтте. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан
Җибәрелгән хатлар һәм шуларга нигезләнеп чыгарылган приказлар белән таныштырды.
Авыл фельдшеры Ландыш Әмирҗан кызы Закирова исә, әти-әниләр өчен мәгълүматларга бай булган тирән эчтәлекле чыгыш ясады.Ата-аналарны борчыган сорауларга төгәл җавапларын бирде.
Әти-әниләр үз чиратында, балаларны саклау һәм яклау өчен, барысын да эшләячәкләрен белдерделәр.










