Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Ds.Almet.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Шакирова Сюмбель Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 6 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2016 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен.Бәйрәм белән дуслар!

-
Туган көнең белән, Тукай абый! 26.04.2016 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, балаларда аның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү максатында безнең балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы үткәрелде. Шул уңайдан оештырылган күптөрле чаралар балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен, телнең сәнгатьлелеген үстерүгә ярдәм итте. Алар үз тәҗрибәләре аша әсәрдәге төп фикерне аңларга, аларны сәхнәләштерергә өйрәнделәр.

-
Өмәләр дәвам итә. 20.04.2016

-
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2016

Космонавт булырга хыялланмаган бала юктыр да ул.Менә без дә галәм очкычы- "Космик корабль" ләр ясап, хыялларны канат итеп галәмдә кунак булып кайтырга булдык.
Айга очтык!
Беләсезме, нишләдек? Эчтә берни күренми,
Без ракета эшләдек. Ракетабыз дерелди.
Эшләгәч, көчкә-көчкә Гел очып китәр кебек,
Кереп утырдык эчкә Айга ук җитәр кебек!
Роберт Миннуллин.
-
Яраткан уеннарыбыз 11.04.2016

-
7 апрель- сәламәтлек көне. 07.04.2016 7 апрель- бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар һәм уеннар уздырылды. Авылыбыз фельдшеры Хабибуллина Гөлфия сәламәтлекне саклау турында сөйләде. Тәрбиячесе Салихова Земфира оештырган күңелле старт уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.

-
Без рус телен өйрәнәбез! 05.04.2016

Балалар бакчасында. уртанчылар төркеменнән башлап. атнага өч тапкыр рус теле эшчәнлеге уздырыла. Эшчәнлекләрне рус теле тәрбиячесе З.Г.Салихова үткәрә. Һәр эшчәнлек балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен истә тотып, уен формасында, бай күргәзмәлелек һәм УМК кулланып уздырыла. Балалар эшчәнлекләрдә бик кызыксынып шөгыльләнәләр.
-
Өмәләр дәвам итә! 01.04.2016

-
Без мультфильм карыйбыз! 28.03.2016 Безнең балалар хәзер, кирәк вакытта, кирәк кадәр рус һәм татар телендә мультфильмнар карый алалар. Чөнки узебезнең заманча техника булу моңа мөмкинлек бирә.

-
Өстәл уеннарын бик тә яратабыз.Пазллар җыябыз. 28.03.2016









