Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Ds.Almet.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Шакирова Сюмбель Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 6 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Бәйрәм табынында әти-әниләр белән тәмләп чәй эчтек. 27.10.2015

-
Һәрвакыт булсын кояш! 22.10.2015

Һәрвакыт булсын кояш! темасына күмәк кисеп ябыштыру эше башкардык. Балалар дуслары белән берлектә кәгазьгә ябыштырдылар. Бик матур композиция килеп чыкты.
Карагыз әле бер генә,
Безнең күмәк эшләргә.
Карап -карап та туймаслык,
Мондый эшләр бер генә.
-
Китаплар иленә сәяхәт 19.10.2015 19 нчы октябрь көнне балалар белән бергәләшеп китаплар иленә сяхәткә бардык.Китапханәче апабыз безне мондагы китаплар доньясы белән таныштырды. Кызыклы әкиятләрне,матур шигырьләрне балалар бик кызыксынып тыңладылар,үзләре дә китаплар белән таныштылар.Сәяхәтебез бик күңелле үтте,балаларга бик ошады.

-
Яраткан уеннарыбыз 16.10.2015

-
Гимнастика ясыйбыз. 12.10.2015

-
Без җырлы-биюле уеннар яратабыз. 06.10.2015

-
"Өлкәннәр көненә"багышланган бәйрәм 01.10.2015

Сез булганга әби-бабай, бәхетле без.
1 октябрь көнне балалар бакчасында "Өлкәннәр көненә" багышлынган бәйрәм уздырылды. Уртанчылар, зурлар төркеменә йөрүче балаларның әбиләре-бабайлары, бакчада эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Аларга балалар үзләренең җырларын, биюләрен , нәфис сүзләрен күрсәттеләр. Өлкәннәребез ял итеп, бик ошатып киттеләр. Сез бит безнең кояш нурыбыз.
Балам, җаным диеп каршы алып,
Дөрес юлга озатучыларыбыз.
Үзебез без сезне Хөрмәтлибез, сөябез.
"Озак яшәгез, сез һәрвакыт Безгә кирәк"- диябез.
Бәйрәм белән сезне хөрмәтле өлкәннәребез!
-
Бәйрәм белән! 26.09.2015 Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

-
Корбан гаете мөбәрәк булсын! 24.09.2015 Бөтен мөселманнарны чын йөрәктән мөбарәк бәйрәм белән тәбрик итәбез. Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең хәерһах мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман хәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм Хак-Тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра. Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек бурычлар Исламда һәрвакыт көчле булды. Бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк. Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗ-нәүмизләргә сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Барыбыз да изге эшләргә ашыгыйк!

-
"Көз күчтәнәчләре" 17.09.2015

Бу атна "Көз күчтәнәчләре" атналыгы булды.Балалар белән бу темага карата рәсемнәр ясалды, яшелчәләр, җиләк- җимешләр турында шигырьләр өйрәндек, табышмакларга җаваплар таптык. Көзге бакчага экскурсиягә чыктык.Табигый материаллардан әйберләр ясадык.
Карагыз әле бер генә,
Безнең күмәк эшләргә.
Карап -карап та туймаслык,
Мондый эшләр бер генә.








