Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Ел ир-аты-2018 16.02.2018

Бүген Буа шәһәрендә республика конкурсының "Ел ир-аты-лидер . Хатын -кыз карашыннан " зона туры уздырылды. Мәктәп директоры Хәмидуллин Ильмас Илдарович әлеге бәйгедә катнашты һәм "Ир-ат- лидер" номинациясендә җиңү яулады. Афәрин,Ильмас Илдарович.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу 15.02.2018

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә.15 февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Мәктәптә шагыйрьне искә алу кичәсе уздырылды, әдип иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылды. Шагыйрьне искә алу кичәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты искә төшерелде,укучылар тарафыннан балалар өчен язылган шигырьләре яңгырады..Кичә М.Җәлил шигыренә иҗат ителгән җыр белән тәмамланды.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 13.02.2018
10 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дәресләре үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар Интернетның файдасы һәм зыяны турында фикер алыштылар. Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр. -
"Иң шәп вожатый" конкурсы 12.02.2018

Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды. Бәйгедә катнашучылар "Мин вожатый" дигән темага эссе ,анкеталарын, үз эшчәнлекләре турында презентация якладылар. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Илзирә әлеге конкурста катнашып "Иң иҗади отряд вожатые" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе Кадырова А.С.Котлыйбыз!!!
-
"Чаңгы юллары-2018" 10.02.2018

Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә мәктәбебездә,җирле үзидарә белән берлектә массакүләм чара уздырылды.Әлеге чарада укытучылар һәм укучылар,әти-әниләр дә актив катнаштылар.Ярышта җиңү яулаган укучыларыбыз грамота һәм тәмле бүләкләргә ия булдылар.
-
Cыйныф җитәкчеләре бәйгесе 07.02.2018

Бүген безнең мәктәбебездә “Сыйныф җитәкчесе – 2018” республика конкурсының муниципаль этабы уза. Бу этапта 13 сыйныф җитәкчесе катнаша. Алар 5-9 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгатьләре уздырдылар. Бу конкурста мәктәп данын 6 нчы сыйныф җитәкчесе Вильданова Ләйсән Хәбир кызы яклый.
Конкурсантларга уңышлар телибез!
-
Очрашу-2018 05.02.2018

Һәр ел саен февральнең беренче шимбәсендә мәктәпләр, ишекләрен киң ачып, үзләренең чыгарылыш укучыларын каршы ала. Кичә генә ул укучылар парта артында утырган, шау-гөр килеп коридордан йөгергән, дәресләрдә җавап биргән, мәктәпнең данын ярышларда яклаган, ә бүген исә алар – студентлар һәм төрле һөнәр ияләре.Быел да мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар үзләренең мөгаллимнәрен, дусларын сагынып, узган шимбәдә очрашуга җыелды. Сагынышканнар икән шул: укучыларның укытучылары белән сөйләшер сүзләре дә җыелган, дусларны да күптән күрмәгән... Безнең мәктәбебездә традициягә әйләнгән бу очрашу быел да бик эчтәлекле ,күңелле итеп уздырылды. Беренче өлеше мәктәптә узса,икенче өлеш авыл клубында дәвам итте.
-
Көрәш батырлары 03.02.2018

3 нче февраль көнендә Мәлкинең күпфункцияле үзәгендә интернационалист-сугышчы В.И.Волков истәлегенә милли көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда, тренерлары Гатауллин Д.Р. кул астында шөгыльләнүче Кошман мәктәбе егетләре дә көч сынашты. Командалар арасында 3 нче урын яуладылар. Саттаров Илсаф һәм Дәүликамов Азат икенче, ә Миннуллин Ислам, Саттаров Айназ, Закиров Алмазлар үз авырлыкларында өченче урын алып медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Афәрин, ЕГЕЛӘР!!!
-
"Өстәмә белем бирү педагоглары конкурсы" 02.02.2018

Бүген Мөрәле төп мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогларының "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсының район туры булып узды.Безнең мәктәпнең "Җыр сәнгате" түгәрәге җитәкчесе Кадырова А.С. әлеге конкурса катнашып,уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Канатлы дусларыбызны онытмыйк 01.02.2018

Канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатынан укучыларыбыз үз куллары белән төрле җимлекләр ясап килделәр. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп янындагы агачларга җим тулы җимлекләрне урнаштырдылар. Кошлар-безнең дуслар,канатлы дусларыбызны һәрдаим кайгыртыйк!







