Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Кышкы лагерь 27.12.2017

25 декабрьдән 9 нчы сыйныф укучылары өчен кышкы лагерь эшли башлады. Лагерьда укучылар ял итү белән берлектә имтиханнарга әзерләнү эшләрен дә алып баралар.
-
Республикада чыршы бәйрәме 25.12.2017

Бүген Казан шәһәрендә укучыларның республикакүләм Президент Чыршысы бәйрәме үтте. Әлеге күңелле чарада безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Алия катнашты.
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2017

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар өчен "Яңа ел могҗизалары" бәйрәме булып үтте. Яңа ел тамашасы әкиятләштерелгән формада уздырылды. Балалар чыршы әйләнәсендә үзләренең матур шигырьләрен, җырларын башкардылар, биюләрен күрсәттеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Тамашага укучыларның әти-әниләре дә килде. Тамаша ахырында барлык укучылар Кыш бабай кулыннан "Яңа ел "бүләкләре алдылар.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел"! 25.12.2017

Бүген 6-9 нчы сыйныф укучыларының "Хуш киләсең,Яңа ел"! исемле Яңа ел бәйрәме уздырылды.Бәйрәмне сыйныф җитәкчеләре белән берлектә 7 сыйныф укучылары уздырды. Быелгы бәйрәмгә Яңа елга багышлап бию башкару,фото төшү өчен фон ясау, плакат чыгару һ.б бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм ахырында жюри җиңүчеләрне билгеләде: I нче урында - 9 нчы сыйныф, II нче урында - 6 нчы сыйныф, III нче урында - 8 сыйныф укучылары булды. Тамаша ахырында барлык укучыларга да Яңа ел бүләкләре таратылды.
-
"Әтине,әтине һәм хоккейны яратам" 23.12.2017

-
Яңа елга әзерләнәбез 20.12.2017

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Яңа 2018 нче елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде.Барчабыз да тырышып мәктәп эчен бизибез, кардан төрле фигуралар ясыйбыз.
-
Яңа елны көткәндә 20.12.2017

Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Сыйныфларда яңа елга карата стенгазеталар чыгарыла,сыйныфлар бизәлә. 9 сыйныф укучысы Салаватуллина Айзилә ясаган рәсем аеруча да игътибар үзәгендә.
-
1 нче сыйныфта "ачык ишекләр" көне 19.12.2017

Бүген 1 нче сыйныфта "ачык ишекләр" көне булды. Сыйныф җитәкчесе Багавиева Э.Р. ата-аналарга әлифба һәм математика фәннәреннән ачык дәресләр күрсәтте.
-
Муниципальные контрольные работы 18.12.2017

-
"Геройлар безнең янәшәдә" стена газетасы өчен 3 урын 15.12.2017

Ватан геройлары көне алдыннан игълан ителгән стена газеталары арасында мәктәбебезнең "Патриотлар" яшь юнармия вәкилләре тарафынан чыгарылган "Геройлар безнең янәшәдә" исеме астында чыгарылган газета район буенча 3 урынга лаек дип табылды. Афәрин,укучылар,котлыйбыз!







