Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Ризаэддин Фәхреддин укулары 31.01.2018

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә XV Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге педагогик укулар узды.Мәктәбебезнең рус теле укытучысы Садриева Розалия Зөфәр кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Багавиева Энҗе Рөстәм кызы әлеге укуларда "Толерант шәхес тәрбияләүдә музей эшчәнлеге" темасына чыгыш ясадылар һәм 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!! Алга таба уңышлар теләп калабыз!
-
"Батырлык дәресе" 30.01.2018
27 нче гыйнвар- Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне. Шушы дата- уңаеннан мәктәбебездә "Батырлык" дәресе исеме астында сыйныф сәгатьләре узды. -
Белдерү! 29.01.2018

Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем мәктәбе мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар белән традицион очрашу кичәсенә чакыра!3 нче февраль,сәгать 17.00.Мәктәп елларын искә төшереп,хатирәләргә бирелеп,яраткан мөгаллимнәр белән,классташлар белән күрешү өчен менә дигән мөмкинлек!Күңелле булачак,килми калмагыз!
-
XVI Раштуа укулары 26.01.2018

26 гыйнвар көнне Казан шәһәренең 75 гимназиясендә "XVI Раштуа укулары" узды. Безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Садриев Гадел әлеге укуларның "татар теле" секциясендә "Авылдашым-язучы Әбрар Сәгыйди" темасына уңышлы чыгыш ясады һәм II нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.Җитәкчеләре Садриева Р.З.,Багавиева Э.Р. Молодец,Гадел! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
"Ел укытучысы-2018" 26.01.2018

Бүген Кайбыч мәктәбендә "Ел укытучысы-2018" бәйгесе уза. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина М.С. катнаша,аңа уңышлар теләп калабыз!
-
Дәрестән соң эшчәнлек 23.01.2018

Көнозын мәктәптәге дәресләрдән соң, укучыларыбыз дәресләрдән соң көннәрен күңелле кышкы уеннар белән дәвам итәләр. Кышкы табигатьне күзәтү белән беррәттән,рәхәтләнеп таудан чана шуалар,көннәрен файдалы һәм күңелле үткәрәләр.
-
Укучыларыбыз уңышлары 22.01.2018

Укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүне дәвам итәләр. Бөтенрәсәй сочиненияләр конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе 9 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән(җитәкчесе Садриева Р.З.)"Алтын көз" фестивалендә катнашучы кызыбыз Миңнуллина Исламия(6 кл). Молодцы,кызлар!
-
Республиканское родительское интернет-собрание 19.01.2018
19.01.2018г. с 12.00 по 13.00 состоится Республиканское родительское собрание "Виртуальная жизнь ребенка: интернет-друг или враг? Он-лайн трансляция собрание будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова по адресу https://ieml.ru -
Ата-аналар җыелышы 18.01.2018

Бүген мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта уку-укыту буенча директор урынбасары Насретдинова А.Г. беренче яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды, Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Багавиева Э.Р. мәктәптә сәламәтлек юнәлешендә алып барылган эшләргә тукталды. 6 нчы сыйныф җитәкчесе Вилданова Л.Х. чыгышын методик доклад белән дәвам итте. Физкультура укытучысы Гатауллин Д.Р.укучыларыбызның спорт өлкәсендә булган уңышлары белән таныштырды. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. ата-аналарны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеген,балаларны кече яшьтән үк чыныктыруны гаиләдә башларга кирәклеген ассызыклады.
-
Укучыларыбызны иртәнге линейкада тәбрикләдек. 15.01.2018

Төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаган укучыларыбызны иртәнге линейкада котлау- күптәнге традиция.Бүген без түбәндәге укучыларыбызны тәбрикләп китәбез.Химия фәне буенча республика олимпиадасында катнашкан 9 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән(катнашу таныклыгы),9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Алия "Будет чисто" хәрәкәтенең рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Республикакүләм һөнәрләр турында иншалар язу "Киләчәккә-билет" конкурсында катнашып 8 нче сыйныф укучысы Насретдинова Илүсә лауреат булып танылды. (Җитәкчесе:Насретдинова А.А.).Республикакүләм фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр "Минем Татарстан"конкурсында 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән Хәйретдинова Ләйлә(6 кл),Сабиров Сәйдәш ( 7 кл), (Җит.Хәмидуллина М.С.), Ахметшина Алия (9 кл) (Җит.Сабирова Г.Х.), 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән Сиразиева Гөлназ(4 кл), Гиниятуллина Алинә( 4 кл) (Җит.Вилданова Д.Р) бүләкләнделәр. Афәрин,укучылар! Котлыйбыз!!!







