Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Путь к олимпу" олимпиадасы 12.01.2018

12-14 гыйнвар көннәрендә Казанда химия фәненнән "Путь к олимпу"республика олимпиадасында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән катнаша. Уңышлар теләп калабыз.Җитәкчесе (Сабирова Г.Х.)
-
3 нче чирек башланды 09.01.2018

Күңелле һәм файдалы яллардан соң,иң озын уку чиреге башланды.Хәерле сәгатьләрдә!!!Укуларыгызда уңышлар юлдаш булсын!
-
Педагогик совет утырышы 08.01.2018

Бүген педагогик хезмәткәрләрнең "Тәрбия эшендә заманча технологияләр" дигән темага педагогик совет утырышы уздырылды.Педагогик совет утырышында "Тәрбия эшендә заманча технологияләр" дигән темага 6 нчы сыйныф җитәкчесе Вилданова Л.Х. тарафыннан доклад тыңланды ,тәрбия эшләре директор урынбасары Багавиева Э.Р. үзенең чыгышында ата-аналар белән эшләүнең актуаль формаларына тукталды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Насретдинова А.Г. 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. төрлеләргә тукталды.
-
Каникуллар дәвам итә. 05.01.2018

Мәктәп укучыларының ялы файдалы да, күңелле дә, куркынычсыз да үтәргә тиеш. Әлеге максатларны күз алдында тотып, укытучылар балалар белән каникул чорында да тыгыз элемтәдә тора. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән очрашып, саф һавада уеннар уйнап, чаңгыда шуып кайттылар. Тиздән башланачак яңа уку чирегенә укучылар көч туплап, рәхәтләнеп ял итеп киләчәкләр.
-
Лагерь эшчәнлеге 04.01.2018

Бүген кышкы лагерьда ял итүчеләр көннең беренче яртысында имтиханнарга әзерләнсәләр,көннең икенче яртысында саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шуып кайттылар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 02.01.2018

Иртәгә 9 нчы сыйныф укучыларының математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәреләчәк. Шул уңайдан укучылар бүген математикадан белемнәрен ныгыталар.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 29.12.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы тапшыралар. Аларга зур уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!!! 29.12.2017

6 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә,7 нче сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш (җитәкчесе Хәмидуллина М.С.), фәнни тикшеренү һәм иҗади эшләр Республика конкурсында катнашып II дәрәҗәдәге диплом, 9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Алия (җитәкчесе Сабирова Г.Х.) II дәрәҗәдәге диплом, 4 нче сыйныф укучысы Сиразиева Гөлназ (җитәкчесе Вилданова Д.Р.) III дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Күңелле каникуллар. 28.12.2017

Укучыларның каникуллары файдалы да, күңелле дә үтсен өчен әти-әниләр дә, укытучылар да тырыша. Бүген мәктәбебезнең 1,2, һәм 3 нче сыйныф укучылары "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексына су коенырга бардылар.
-
Активистлар өчен чыршы бәйрәме 28.12.2017

Бүген "Салават күпере" спорт комплексында актив укучылар өчен чыршы бәйрәме уздырылды. Чыршы бәйрәмендә балалар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Хикматуллина Кадрия "Яңа ел сәгатьләре" җыры белән чыгыш ясады. Бу бәйрәмдә шулай ук 8 нче сыйныфтан Гирфанова Ләйлә,Гирфанова Адилә, Сабирова Илсөя, Хәйруллина Илзирә дә катнашты. Бәйрәм бик күңелле булды.







