Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Агачларны кышка әзерлибез 05.12.2017

Мәктәбебездә һәрбер укучының үз җимеш агачы бар. Балалар башлангыч сыйныфлардан ук агачларны тәрбияләргә, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Кыш көне агачлар да ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә һәр укучы,башлангыч сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә агачларны төрле ерткычлар саклап калыр өчен тиешле чаралар күрәләр.
-
Тарих,җәмгыять белеме атналыгы 05.12.2017

5 декабрь көнне тарих укытучысы Вилданова Л.Х. 8 сыйныф укучылары белән "Эшмәкәрлек"темасына сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чара вакытында эшмәкәр сүзенә билгеләмә бирелде, эшмәкәр булу өчен файдалы киңәшләр бирелде. Укучылар 3 төркемгә бүленеп эшмәкәрлек формалары белән таныштылар һәм "Уңышлы бизнес" үрнәген төзеделәр.
-
Яшь гражданнар форумы 05.12.2017

-
Йөзү буенча ярыш 02.12.2017

-
#СтопВИЧ/СПИД# 01.12.2017

1 нче декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Ул 1988 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге чир ел саен меңләгән кешенең гомерен алып китә. Шуңа күрә СПИД һәм ВИЧ эпидемиясе хакында күбрәк мәгълүмат булдыру, аны булдырмау һәм алдан ук саклану чараларын белеп тору максатыннан мәктәпләрдә "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акцияләре уздырылды. Бу чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Сыйныф сәгатендә эпидемиянең килеп чыгуы, аларның нәрсә аңлатуы, саклану чаралары турында һәм "Халыкара СПИДка каршы көрәш көне"нең символына әверелгән кызыл тасма хакында сөйләнелде.
-
"Яшь педагог мәктәбенең "район методик берләшмә утырышы. 29.11.2017

Бүген бездә "Яшь педагог мәктәбенең" район методик берләшмә утырышы уздырылды. Утырышта мәктәбебезнең югары квалификацияле укытучылар - Сабирова Г.Х., Хәмидуллина М.С. ачык дәресләр күрсәттеләр. Технология укытучысы Насретдинов А.Л., музыка укытучысы Кадырова А.С.яшь белгечләргә "Балчыктан чүлмәк ясау", "Гармун көйләре" буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр.
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабы 29.11.2017

7 нче сыйныф укучылары ата-аналары белән берлектә "Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабында катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Молодцы!!!
-
7 нче сыйныфта комплекслы эш 28.11.2017

Бүген 7 нче сыйныф укучылары белән метапредмет нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан комплекслы эш эшләнелде.
-
Юнармия буенча слетта катнашу. 25.11.2017

Казан шәһәрендә "Юнармия "хәрби-патриотик хәрәкәтенең III Республика слетында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәрәфиев Айрат Айдар улы катнашты. Айрат слеттан бик күп бай ,кызыклы мәгълүматлар белән кайтты.
-
"Дәү әни,әни һәм мин-бердәм гаилә" 23.11.2017

Бүген мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан "Дәү әни,әни һәм мин-бердәм гаилә"дигән өч буыннан торган кичә-бәйге үтте. Кичәдә 4 гаилә катнашты. Гаиләләр үзләре белән таныштырганнан соң, "Җисеменә тиң исем", "Өлкәннәр сүзе-акылның үзе", "Өй эше", "Гаилә ядкәрьләре", "Сорауга җавап",җитезлеккә уен биремнәрен үтәделәр. Кичәбез укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар әниләренә,дәү әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен бүләк иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Иң бердәм гаилә" номинациясендә Фатыховлар,Өметбаевлар гаиләсе,"Иң иҗади гаилә" дип Хикматуллиннар гаиләсе,"Иң сөйкемле гаилә" дип Мотыйгуллиннар гаиләсе,"Иң күркәм гаилә" дип Фәйзуллиннар гаиләсе табылды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!!







