Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 28.09.2017

Бүген мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта грипптан саклану чаралары,укыту-тәрбия эшенә анализ, 2017-2018 нче уку елына максат,бурычлар билгеләнде.
-
Укытучыңны котла акциясе 27.09.2017

"Укытучыны котла" акциясе башланып китте. Барлык укучыларны,битараф булмаган барлык кешеләрне бу акциягә кушылырга актив чакырабыз!
-
Һәр көнне яхшылык кыл! 27.09.2017

2-3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл территориясен чүп-чардан арындырдылар.
-
Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы 27.09.2017

Бүген Бөтендөнья туристлык көне. Беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Багавиева Э.Р. белән берлектә мәктәп музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Вилданова Л.Х. музей белән таныштырды, борынгы заманнарда сакланып калган,музейда урын алган экспонатлар тарихын аңлатты. Беренче сыйныф укучыларына музей бик ошады.
-
Без бергә! 26.09.2017

Мәрхәмәтлелек атнасында китапханәче Сафиуллина Гөлия апа белән берлектә " Без бергә" дигән чара үткәрелде. Бу чарада барлык кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел, сабыр булып калыйк дигән максат алга куелды.
-
Нәсимә апа Абзалованың шигъри җыентыгы 25.09.2017

Бүген Кошман мәдәният йортында авылыбыз китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа тарафыннан пенсионер укытучы,бик күп шигырьләр авторы,"Чәчкәләрнең нигә кирәге бар" җыры белән танылган Нәсимә апа Абзалованың балалары тарафыннан чыгарылган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Китапның исеме "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар " дип атала. Бу чарада авыл халкы,мәктәп укучылары,укытучылары катнашты. Шигъри бәйрәм күңелләребезгә рухи байлык бирде.
-
Бөтенрәсәй олимпиадаларының мәктәп туры
25.09.2017
Бүген Бөтенрәсәй олимпиадаларының мәктәп турына старт бирелде. 5-9 сыйныф укучылары тарих фәненнән олимпиада эшләре эшләделәр.Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Игътибар -балалар! 23.09.2017

Бүген мәктәбебезгә Кайбыч районы ЮХИДИ нең баш инспекторы Тимуршин Фирдүс Рашитович,Балигъ булмаганнар эше бүлекчәсенең өлкән инспекторы Калимуллина Фәния Нәбиулловна килделәр. Алар мәктәп укучылары белән "Игътибар балалар " айлыгы баруына басым ясадылар,куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Беренче сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында әңгәмә үткәрделәр. Укучыларны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирелде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы 23.09.2017

Бүген Арча шәһәрендә педагогик хезмәткәрләрнең җәйге спартакиадасы уздырылды.Кайбыч командасы составында мәктәбебез директоры Хәмидуллин Ильмас Илдарович та бар.Ул аркан тату ярышында катнашты һәм команда 1 нче урынны яулады.Гомуми нәтиҗәләр буенча Кайбычның җыелма командасы 3 нче урынга лаек булды.
-
Көзге уңыш җыелды 22.09.2017

Өлкән сыйныф укучылары,укытучылар белән берлектә мәктәп бакчасында үскән кишер,кызыл чөгендер, ташкабак уңышын җыеп алдылар. Бәрәңгене сортларга аерып сакларга подвалга урнаштырдылар.Җыеп алган уңышыбызны саклыйк,ашханәдә витаминлы ризыклар белән тукланыйк!







