Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Беренчеләргә-бәйрәм"! 03.10.2017

Авылыбыз китапханәчесе Сафиуллина Г. Я.мәктәбебезнең даими кунагы. Бүген дә ул беренче сыйныфлар өчен "Беренчеләргә -бәйрәм" темасы астында күңелле чара оештырды. Беренче сыйныф укучыларының мәктәп тормышы белән яши башлауларына 1 ай вакыт узып китте. 1 ай эчендә балалар укучы буларак үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр. Бу чарада укучылар уку әсбаплары турында шигырьләр сөйләделәр,алфавитлы табышмак сорауларына җавап эзләделәр.Соңыннан укучыларга "Лунтик" журналы таратылды.
-
Уку грамоталыгын тикшерү эше 03.10.2017

5 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән старт диагностик эшенең "уку грамоталыгын" тикшерү эшен эшләделәр.
-
Укытучылар арасында йөзү буенча ярыш. 03.10.2017

Укытучылар көне уңаеннан педагогик хезмәткәрләр арасында йөзү буенча ярыш булып узды. Бу ярышта мәктәбебез укытучысы Гатауллин Динар шәхси беренчелектә 2 нче урын, Хәмидуллин И.И., Гатауллин Д.Р., Кадырова А.С. торган команда эстафетада катнашып, 7 нче урынга лаек булдылар. Укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Безнең тату гаилә! 02.10.2017

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген мәктәбебездә "Безнең тату гаилә" исеме астында фотолар күргәзмәсе урын алды.
-
Өлкәннәрне сөендерик! 02.10.2017

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" һәм өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан тимурчыларыбыз әби-бабайларның өйләренә барып өлкәннәр бәйрәме белән котлап, хәлләрен белешеп, кирәк булган эшләрендә ярдәм итеп кайттылар.
-
Экологик белемнәр көне. 30.09.2017

Экология елы кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Бүген химия,биология укытучысы Сабирова Г.Х. "Кызыл китап кисәтә" дигән исем астында бердәм экология дәресе уздырды.
-
Мәктәп туры олимпиадалары дәвам итә. 30.09.2017

Тарих,физика, инглиз теле фәннәреннән мәктәп туры олимпиадалары үтте. Тарихтан 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш 73 балл җыеп,район туры олимпиадасына үтте. Физикадан 8 нче сыйныф укучысы Саттаров Айназ шулай ук 40 баллдан 20 балл җыйды һәм район туры олимпиадасында катнашу мөмкинлеге алды. Кызганыч,инглиз теленнән район турында катнашырлык итеп укучылар балл җыя алмады. Ләкин киләчәктә бу фәннән дә уңышларыбыз булыр дип өметләнәбез.
-
Изгелек эшләү көне 29.09.2017

Музыка укытучысы Кадырова А. С. җитәкләгән "Җыр сәнгате " түгәрәгенә йөрүче укучылар "Тиенкәй" балалар бакчасына йөрүче балаларга концерт программасы әзерләделәр. Нәни балалар укучылар тарафыннан оештырылган концертны бик теләп тамаша кылдылар.
-
Мин спортны яратам! 28.09.2017

Көзге мәрхәмәтлек атнасы кысаларында "Мин спортны яратам" темасы астында бүген укучыларыбызның иртәсе иртәнге йөгерү марафоныннан башланды.Укучылар бу йөгерүдән көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар!
-
Грипптан саклану чарасы. 28.09.2017

Авылыбыз фельдшеры Шәрәфиева Р. мәктәп укучыларына гриппка каршы прививка ясады. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк,авырмыйк!







