МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Әниләр бәйрәме. 28.11.2015

Әниләрнең гаиләдәге ролен күтәрү, аларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан, 27 нче ноябрьдә "Әниләр көне" үткәрелде.Тәрбия темасына башлангыч класслар укытучысы Мәүләветдинова Илсөяр Расимовна чыгыш ясады."Газизләрдән, газиз әнкәйләр" дип исемләнгән кичәдә башлангыч класс укучылары монтаж куйдылар, изге теләкләрен җиткереп, әниләргә йөрәк-шарлар бүләк иттеләр. Матур шигырьләр, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барган кичәгә укучылар бик ныклап әзерләнделәр. Күңелләргә үтеп керерлек җырлар башкарган егет-кызларыбызны әниләр дә яратып тыңлады, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Пенсия фонды җитәкчесе белән очрашу. 26.11.2015

Мөслим районының пенсия фонды җитәкчесе Ганеева Ф.У. мәктәпнең югары класс укучылары һәм укытучылары белән очрашуда булды. Ул пенсия билгеләү буенча булган яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды. Укытучылар һәм укучылар үзләренә күп файдалы мәгълүмат алдылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
"Шәҗәрәләр-нәсел агачы". 21.11.2015

Буа шәһәрендә “Шәҗәрәләр –нәсел агачы” дигән II төбәкара фәнни – гамәли конференция үткәрелде.Конференциядә ТР мәгариф министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР ның “Гаилә” фонды әгъзалары катнашты. Г.Айзетуллова Р.Харис музее белән таныштырды. 2 турга узган 120 гә якын укучы 4 секциягә бүленеп эшләделәр.Катнашучыларның фәнни эшләре җыентыкка кертелде. Җәлилова А. "Тамырлары белән көчле безнең халык" номинациясендә чыгыш ясап, 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Уңышлары белән котлыйбыз.
-
Туган як серләре. 20.11.2015

Вәлиева А., Җәлилова А. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Туган як серләре" конкурсында җиңү яуладылар, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Шакирянова З.Ә.) Уңышларыгыз белән тәбриклибез!
-
Китап ярминкәсе. 20.11.2015

Мөслим районы мәгариф бүлеге һәм шәхси эшмәкәр Рамиль Дәүләтов башлангыч, төп һәм урта мәктәпләрдә укучы балалар арасында матур әдәбият китаплары укуны тагын да популярлаштыру, китаплар аша яшь буынга әхлакый – эстетик тәрбия бирүне көчәйтү максаты белән 2015нче елның 1нче ноябреннән 30нчы ноябрьгә кадәр китап сату, тарату пропагандалау айлыгы игълан итте. График нигезендә мәктәптә бүген китап ярминкәсе узды.
-
Мы за дружбу народов! Мы против насилия! 19.11.2015

Шамс Айрат занял 3 место в номинации "Дружба начинается с улыбки" в районном этапе конкурса "Мы за дружбу народов! Мы против насилия!" (руководитель Бадретдинова Г.М.) Поздравляем !
-
"Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" конкурсы. 19.11.2015

Математика укытучылары Шакирянова З.Ә., Мурзина С.Н. "Математикадан ФГОС буенча иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" конкурсында катнашып, сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы. 16.11.2015

13 ноябрь көнне 9,11 класс укучыларының ата-аналары өчен " 2016 елда ДЙА нәтиҗәләрен күтәрү" темасына җыелыш узды. Җыелышта имтиханнарга әзерлек мәсьәләсе каралды. Укытучылар рус теле, математика фәннәреннән сынап карау тестларының нәтиҗәләре белән таныштырдылар, имтиханнарны уңышлы бирү өчен, алга бурычлар куйдылар.
-
"Бәхетле балачак" конкурсы. 14.11.2015

13 ноябрь көнне 1-4 класс укучылары Гиздатуллина А., Насыбуллин А., Холбутаева Д. (укытучылары: Мухамадиева А.Ф.,Мәүләветдинова И.Р.,Шәймәрдәнова Р.Г.) "Бәхетле балачак" шигырь сөйләүчеләр конкурсында чыгыш ясадылар, сертификат һәм бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Киләчәккә билет. 10.11.2015

7-10 сыйныф укучылары арасында оештырылган һөнәрләр турындагы "Киләчәккә билет" республика иншалар конкурсының муниципаль этабында А. Җәлилованың иҗат эше беренче урынга лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Алсуның эше конкурсның республика этабында катнашачак.Уңышлар телибез!









