МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 07.03.2015

Кичә мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Класс җитәкчесе Бәдретдинова Г.М. "Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары" дигән темага чыгыш ясады, каршылыкларның сәбәпләрен, чишү юлларын аңлатты, киңәшләр бирде. Авыл фельдшеры Зарипова Г.Н. 2015нче ел илебездә «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы» дип игълан ителүен әйтте, авыруны булдырмау чаралары белән таныштырды, киңәшләрен бирде.Җыелышның икенче өлешендә укучылар бәйрәм концерты күрсәттеләр. Барлык хатын кызларыбызны ихлас күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!
-
Республика олимпиадасы призерлары. 02.03.2015

Россиякүләм олимпиадаларының республика турында укучыларыбыз 4 призлы урын яуладылар: Җәлилова А.М. ОБЖ фәненнән (укытучысы- Әхмәтов Р.Ә.), Мурзина И.Ә. татар теленнән ( укытучысы- Шамсова Р.Д.), Насретдинова А.И. рус теленнән ( укытучысы- Фаррахова Р.Г.), Җәлилова А.М. литература фәненнән ( укытучысы- Фаррахова Р.Г.). Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.
-
Район олимпиадасы призерлары.
02.03.2015
Россиякүләм олимпиадаларының район турында укучылар 22 фәннән катнаштылар. 10 укучыбыз : Мурзина И.А., Бәдретдинова А.Р., Җәлилова А.М, Вәлиева А.Ф, Якупов И.Ф., Насретдинова А.И. ,Мухамадиев И.А., Мурзова О., Нәбиев А.А., Шакирянов И.И. 26 призлы урын яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Экскурсия кызыклы узды.
27.02.2015
Кичә 8 класс укучылары Агромастерга экскурсиягә бардылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Зарница" хәрби-спорт уены . 25.02.2015
Мәктәптә "Зарница” хәрби-спорт уеннары узды. "Зәңгәрләр” һәм "Яшелләр” командалары көч сынаштылар. Рота командирлары тиешле заданиеләрне алып, командалары белән төрле сынаулар уздылар. Шулай ук команадаларның формасы, коралының булуы да исәпкә алынды. Зур өлгерлек һәм осталык күрсәтеп "Зәңгәрләр” командасы җиңеп чыкты. Афәрин! -
"Туган тел" көне узды. 24.02.2015

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.
Безнең мәктәптә бу бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д. оештырды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Ата-аналар җыелышы.
20.02.2015
Кичә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 9 класс укучыларының сыйныф җитәкчесе Шакирянова З.Ә. тәрбия темасына, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамматуллина Р.М. чирек йомгаклары турында чыгыш ясады.
-
Ату ярышы. 20.02.2015

Советлар Союзы Герое Вәҗетдинов Г.В. призына ату ярышларында мәктәп командасы 2 урынны яулады.Шәхси беренчелектә Якупов И. II урын , Насретдинова А. I урын алды. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
-
"Ел укытучысы" конкурсының финалы. 18.02.2015

"Ел класс җитәкчесе" конкурсында катнашкан Мурзина С.Н. "За педагогические находки и творчество" номинациясендә җиңү яулады, мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Студентлар белән очрашу. 05.02.2015

Мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Студентлар төрле уку йортлары турында сөйләделәр.









